24 декабрь 2013 яңалыклары
-
24 декабрь 2013 - 10:35Кышкы каникулда балалар өчен 12 мәктәптә лагерьлар эшләячәкБашка еллардан аермалы буларак, быел укучыларның кышкы каникуллары 25 декабрьдә башланып, 10 январьга кадәр дәвам итәчәк. Кышкы каникул көннәрендә балалар өчен 12 мәктәптә лагерьлар эшләячәк. Саба гимназиисе, Сәләтле балалар өчен аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүче мәктәп-интернат, Шәмәрдән лицее, Тимершык, Юлбат, Шекше, Сатыш, Мичән, Түбән Шытсу, Килдебәк, Иштуган, Эзмә урта мәктәпләре балаларны...
-
24 декабрь 2013 - 10:17Сабалылар район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләндеАвыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре белән тыгыз элемтәдә үзара аңлашып хезмәттәшлек иткәне өчен "Эдельвейс" сөт продуктлары комбинаты" ябык акционерлык җәмгыяте чимал әзерләү хезмәте начальнигы Илнар Наил улы Гарипов Саба муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Халыкны һәм халык хуҗалыгы объектларын электр энергиясе белән тәэмин итүдә күпьеллык намуслы хезмәте өчен Саба...
-
24 декабрь 2013 - 10:07Тәрәзәдән чыгарга теләгән ир-ат пыяла кисәге белән җәрәхәтләнеп вафат булганАпас районының Кооператив урамы буенча йорт янәшәсендә күкрәк турысы җәрәхәтләнгән 61 яшьлек ир-ат гәүдәсе табылган. Әлеге факт буенча Россия Федерациясе Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү органнары тарафыннан башлангыч тикшерү ачылган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, ир-ат ишеге бикле булган фатир тәрәзәсен вата һәм аннан чыгарга омтыла. Әмма тырпаеп торган пыяла кисәген күрмичә...
-
24 декабрь 2013 - 06:58Якутскта Яңа ел корпортивында Кыш бабай җан биргәнКыш бабай киемен кигән Якутск ашханәсе хезмәткәре якшәмбе көнне Яңа ел корпоративы вакытында җан биргән, - дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгы. Якутск ашханәләренең берсе 22 декабрьдә Яңа ел корпоративы уздырган булган. Хезмәткәрләрнең берсе бәйрәмдә Кыш бабай булырга ризалаша. Кичә ахырында 41 яшьлек ир-ат ял итәргә ята һәм үлеп китә.
-
24 декабрь 2013 - 06:53"Шәһәрдә тормыш рәхәт дисәләр дә, авыл баласы иркенлекне, күңел рәхәтлеген үз туган ягында гына тоя ала"Кайда гына очратсаң да, җитез ул Вәсилә ханым, барысына да өлгерә. Бүгенге көндә хатын-кызлар арасында бердәнбер хуҗалык җитәкчесе булудан тыш, районда, үз яшьтәшләре арасында чаңгы спорты буенча да иң җитезе.
-
24 декабрь 2013 - 06:18"Илфани" кибете хуҗасы Фәннүр Хурамшин "Башваткыч" тапшыруында җинеп, ат отканКичә, 23 декабрь көнне, "Илфани" кибете хуҗасы - шәхси эшмәкәр Фәннүр Хурамшин Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе оештырган "Башваткыч" тапшыруында катнашып, Азнакай, Теләче районы эшмәкәрләре белән көч сынашып кайтты. Фәннүр Хурамшин "Башваткыч"та беренче урынны яулап, пылесос ота. Әле алай да түгел, ул Супер уенда катнашып,...
-
24 декабрь 2013 - 05:29Сабада Кыш бабайлар парады һәм Үзәк мәйдандагы төп чыршыны ачу тантаналарының вакыты үзгәрдеЯңа елны каршыларга санаулы көннәр калып бара. Саба урамнары әкренләп бәйрәм мохитенә күчә, урамнар кар сыннары белән бизәлә. Шулай итеп, киләсе атнада районыбызда бәйрәм чаралары старт ала. 30 декабрь - дүшәмбе көнне, 15.00 сәгатьтә Сабада Кыш бабайлар парады һәм Үзәк мәйдандагы төп чыршыларны ачу тантаналары үткәреләчәк. Ә хәзерге узган елгы...
-
24 декабрь 2013 - 04:56Быелгы 11нче сыйныф укучыларының БДИ бирү графигы билгеде булдыРФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) 2014 елда Бердәм дәүләт имтиханнары (БДИ) тапшыруның бердәм расписаниесе проектын әзерләде. 2014 елда БДИны вакытыннан алда шушы көннәрдә биреп булачак: рус теле буенча имтиханны тапшыру - 21 апрельгә, чит телләр, география, тарих һәм химия -...