Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кышкы каникулда балалар өчен 12 мәктәптә лагерьлар эшләячәк

Башка еллардан аермалы буларак, быел укучыларның кышкы каникуллары 25 декабрьдә башланып, 10 январьга кадәр дәвам итәчәк. Кышкы каникул көннәрендә балалар өчен 12 мәктәптә лагерьлар эшләячәк. Саба гимназиисе, Сәләтле балалар өчен аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүче мәктәп-интернат, Шәмәрдән лицее, Тимершык, Юлбат, Шекше, Сатыш, Мичән, Түбән Шытсу, Килдебәк, Иштуган, Эзмә урта мәктәпләре балаларны...

Башка еллардан аермалы буларак, быел укучыларның кышкы каникуллары 25 декабрьдә башланып, 10 январьга кадәр дәвам итәчәк. Кышкы каникул көннәрендә балалар өчен 12 мәктәптә лагерьлар эшләячәк. Саба гимназиисе, Сәләтле балалар өчен аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүче мәктәп-интернат, Шәмәрдән лицее, Тимершык, Юлбат, Шекше, Сатыш, Мичән, Түбән Шытсу, Килдебәк, Иштуган, Эзмә урта мәктәпләре балаларны кабул итәргә әзерләнә. Балалар өчен лагерьлар каникуллар башлануга - 25 декабрьдә үк эшли башлый. Лагерьга йөрүче балалар чаңгы, чана шуу белән беррәттән, китапханәләргә, мәдәният сарайларына экскурсия кылачак. Шулай ук кызыклы шәхесләр белән очрашулар да көтелә.

Мәктәптә лагерь, алдан планлаштырылган карарга ярашлы рәвештә, 7 көн эшләргә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X