Сәләтле балалар мәктәбе коллективы кышкы урманга сәяхәт кылды
Каникул чорында укучыларның һәм укытучыларның ялларын тагын да кызыклы һәм файдалы итү максатыннан, сәләтле балалар мәктәбе коллективы кышкы урманга сәяхәт кылырга уйладык. 4 гыйнвар көнне, суыктан һәм юл йөрүдән курыкмаучылар мәктәп янына җыйналып, чаңгыларны киеп, юлга кузгалдык. Ап-ак карга төренгән басу-кырлар аша чаңгыда йөрүнең рәхәтлеген аңлатырдай сүзләр дә таба алмыйм....