Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сабада Спорт ункөнлеге чаралары мавыктыргыч үтте

Сабада Яңа ел каникулында спорт һәм сәламәтлек ункөнлегенә багышланган чаралар үткәрелде.

1997 елда һәм аннан соң туган егетләр 6 гыйнварда "Олимп" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе беренчелегенә, Кыш бабай призына үткәрелгән татар-башкорт спорт көрәшендә катнаштылар. Барысы 10 командадан 73 спортчы көч сынашты. Җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар белән бүләкләнделәр. Шул ук көнне спорткомплекста "Спортка багышлау бәйрәме" үткәрелде. Нәфис гимнастика һәм каратэ бүлегенә йөрүчеләр тренерлар һәм әти-әниләрен күрсәтмә чыгышлары белән тамаша иттеләр. Бәйрәм яшь спортчы анты бирү һәм таныклыклар тапшыру белән билгеләп үтелде. Спортка багышлау чарасы "Күңелле стартлар" уеннары белән дәвам итте. 7 гыйнварда тхэквандо буенча спорт мәктәбе беренчелегенә Кыш бабай призына ярышлар үткәрелде. Бәйгедә 6 яштән алып 16 яшькәчә 32 укучы катнашты. Яшь тхэквандочылар тамашачыларны матур көрәш алымнары белән сокландырдылар. Җиңүчеләргә һәм призерларга Грамоталар, акчалата бүләкләр бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев