Сәләтле балалар мәктәбе коллективы кышкы урманга сәяхәт кылды

Каникул чорында укучыларның һәм укытучыларның ялларын тагын да кызыклы һәм файдалы итү максатыннан, сәләтле балалар мәктәбе коллективы кышкы урманга сәяхәт кылырга уйладык. 4 гыйнвар көнне, суыктан һәм юл йөрүдән курыкмаучылар мәктәп янына җыйналып, чаңгыларны киеп, юлга кузгалдык. Ап-ак карга төренгән басу-кырлар аша чаңгыда йөрүнең рәхәтлеген аңлатырдай сүзләр дә таба алмыйм....
Каникул чорында укучыларның һәм укытучыларның ялларын тагын да кызыклы һәм файдалы итү максатыннан, сәләтле балалар мәктәбе коллективы кышкы урманга сәяхәт кылырга уйладык. 4 гыйнвар көнне, суыктан һәм юл йөрүдән курыкмаучылар мәктәп янына җыйналып, чаңгыларны киеп, юлга кузгалдык. Ап-ак карга төренгән басу-кырлар аша чаңгыда йөрүнең рәхәтлеген аңлатырдай сүзләр дә таба алмыйм. Бер озын колонна булып тезелеп, рәхәтләнеп чаңгыда җилдердек без, хәтта биш-алты чакрым юл йөрү сизелмәде дә. Ә урман аланында безне кайнар үлән чәйләре һәм парлары күтәрелеп торган бәлеш көткән. Бер кат чәйләп алганнан соң, укытучылар һәм укучылар командалары арасында мини-футбол буенча турнир да үткәреп алдык. Безнең кайнарлыктан куркып, хәтта көн дә җылытып җибәрде.
Ул арада казанда пилмәннәр дә пешеп чыкты. Безне шундый тәмле ризыклар, кайнар үлән чәйләре белән сыйлаучы әти-әниләр комитеты әгъзалары Илнур Зиннуров, Марат Шәрәфетдинов, Марат Гарипов, Данис Гаптерахманов, Ришат Билаловларга рәхмәтләребезне әйтеп, учак тирәли утырышып, пилмәннәр белән сыйландык. Ә аның тәме... телеңне йотарлык иде.
Гомумән, безнең бу ялыбызның һәр мизгеле кабатланмас, күңелле, файдалы һәм истә калырлык булды. Без - чыгарылыш сыйныф укучылары өчен бу бәйрәм мәктәп елларының иң матур мизгеле булып хәтерләрдә озак сакланыр, мөгаен.
Әлеге сәяхәтнең төп инициаторы булган мәктәп директоры Ләйсән Билаловага шундый гаҗәеп ял оештырганы өчен зур рәхмәтләребезне җиткерәбез һәм мондый чара безнең мәктәбебезнең күркәм бер традициясенә әйләнсен һәм дәвамлы булсын иде дигән теләктә калабыз.
Алинә Вәлиева,
сәләтле балалар мәктәбенең 11 сыйныф укучысы.
Без социаль челтәрләрдә: Телеграм, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Твиттер, Яндекс.Дзен
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
17 август 2022 - 16:00Бу бәягә мин памперс сатып алырга җыенмыйм… Телетапшырулар алып баручы Роза Сябитова оныгына памперс алу өчен акча бирми икән. Әллә ул артык сакчыл микән?1300
-
17 август 2022 - 15:00Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат- йортында тылсымлы кәгазь шөгыле 17 нче август көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат- йортында, хезмәт буенча инструктор Аглямова Л.И. җитәкчелегендә «Бумагопластика» социаль тернәкләндерү технологиясе үткәрелде.2800
-
17 август 2022 - 14:00"Кичке уен" проекты дәвам итә... 14 нче август кичендә Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре халык белән “Кичке уен” проекты кысаларында “Уйныйбыз да, җырлыйбыз да, гармун кулларыбызда” исеме астында кичке уеннар оештырдылар3400
-
17 август 2022 - 13:00"Чәчәкле Саба" конкурсы игълан ителде Чәчәкләр тормышыбызның аерылмас юлдашы. Чәчәкләрне белмәгән , күрмәгән, аларга карап сокланмаган бер генә кеше дә юктыр.5100
-
17 август 2022 - 11:00Татарстанда бәяләр үсү темпы кимегән Июль аенда Татарстанда инфляция акрынаеп, 15,23 процентка калган (июньдә 16,20% булган). Идел буе федераль округындагыга (15,54%) караганда кимрәк һәм тулаем Россия буенча (15,10%) зуррак күрсәткеч бу. Республикада бәяләргә асылда кайбер товарларга тәкъдимнең артуы йогынты ясавын дәвам итә.5700
-
17 август 2022 - 10:00Төзәлми калган яралар (Гөлнара Хәлимова) Ә бит Марска Раилә дә тиз гашыйк булган иде. Алар бер-берсен бик тиз ошатып, очрашып йөри башладылар.1000
-
17 август 2022 - 10:00Лэйна киләчәктәге Татарстан турындагы яңа клип тәкъдим итте [видео] «Малай на белом барсе» җырыннан соң популярлашкан җырчы Лэйна (Гүзәл Кадыйрова) «не Колхозница» клибын чыгарган.9100
-
17 август 2022 - 09:00Саба районы суды наркотик сатып алганы өчен 19 яшьлек егеткә хөкем карары чыгарды Агымдагы елның 18 апрелендә кеше талаганы һәм урлашканы өчен аңарчы да хөкем ителгән 2002 елгы Казанда яшәүче Д. Сабага кайтышлый Иске Шигали авылы янында билгесез кешедән үсемлектән әзерләнгән биш төргәк наркотик матдә сатып ала.14400
-
17 август 2022 - 08:00Кукмара районында урам эте 3 баланы талаган Эт ике малайның беләген тешләгән, бер кызның бит тиресен аерып төшергән.12500
-
16 август 2022 - 16:00Сатыш авылында ир-атлар командалары арасында мини-футбол турниры Сатыш авылында ир-атлар командалары арасында "2022 елгы Сатыш авыл җирлеге Кубогына" мини-футбол буенча турнир булып узды.20100
-
16 август 2022 - 15:00Шекше авылында зират коймасы яңартылды Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел!18100
-
16 август 2022 - 14:00Сихерчеләр җан бирә алмый интегә, ди… Сихерләнгән кешенең күзендә нур булмый, диләр. Бу дөресме?26000
-
16 август 2022 - 13:00Озак яшим дисәң — ела Борын-борын заманда хатын-кызлар, күз яшьләрен чишмә суына кушып, сугышчыларның яраларын юа торган булганнар. Дәвалауның мондый ысулы Россиядә генә түгел, Персия һәм Византиядә дә кулланылган. Хикмәт шунда: күз яшендә бактерияләргә каршы торучы лизоцим дип аталган фермент бар. 10 минут эчендә ул бактерияләрнең 90-95 процентын үтереп бетерә ала. Күз яшенең тагын берничә серен ачыйк әле.22700
-
17 август 2022 - 09:37"Авылым капкасы" сәхифәсе: "Төбәк дигән гүзәл төбәк"
-
15 август 2022 - 14:23"Авылым капкасы" сәхифәсе: Өч наратлы авыл
-
15 август 2022 - 14:20Шәмәрдәндә "Кичке уен» гөрләде
-
15 август 2022 - 14:15Лесхозда Кичке уен узды
-
15 август 2022 - 10:59«Алга» һәм «Тимер» батальоннары хәрбиләренә бер тапкыр 360 мең сум түләнәчәк Хәрби хезмәткәрләргә бер тапкыр бирелә торган акча федераль түләүләргә өстәмә рәвештә түләнә.142900
-
16 август 2022 - 12:00Онытмабыз сине, Динә... [фоторепортаж] “Динә авылыбызның бик актив, акыллы, тырыш, җирлектә үткән һәр чарада теләп катнашучы, бар яктан үрнәк кызы иде”, - диләр авылдашлары.70100
-
15 август 2022 - 12:0016 яшьлек машина йөртүче катнашындагы авариядә 5 кеше һәлак булган Бүген төнлә Түбән Тагилда котычкыч авария булган. Ашыгыч ярдәм машинасы белән җиңел машина бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәтендә биш кешенең гомере өзелгән, тагын икесе зыян күргән, дип хәбәр иткән РИА Новости агентлыгына Свердловск өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Валерий Горелых.70000
-
15 август 2022 - 11:00Яңа уку елын – яңа мәктәптә Байлар Сабасы бистәсендә 500 урынга исәпләнгән яңа мәктәп ачылуга әзерләнә.45801
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Саба таннары (Сабинские зори)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47631 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Исмагилов Рустем Габдерауфович
Адрес редакции: 422060, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Тукая, д. 95
Телефон редакции: (84362) 2-30-58
Почта филиала для сообщений о фактах коррупции: saba-tannary@tatmedia.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика