3 февраль 2014 яңалыклары
-
Республика буенча да сирәк булган озын гомерлеләрнең берсе - Байлар Сабасында яшәүче Шәмсенаһар Җиһаншинага 105 яшь тулды
-
Җирле үзидарәләрдә халык җыеннары дәвам итә: Түбән Шытсу, Сатыш, Мишә авыл җирлекләрендә 2013 елдагы эшчәнлеккә нәтиҗә ясалды
Җирле үзидарәләрдә халык җыеннары дәвам итә. Узган сишәмбедә Түбән Шытсу, Сатыш, Мишә авыл җирлекләрендә 2013 елдагы эшчәнлеккә нәтиҗә ясадылар.
-
Мәскәү мәктәбендә югары сыйныф укучысы винтовкадан ике кешене атып үтергән
Мәскәүнең төньяк-көнчыгышында урнашкан 263 нче номерлы мәктәпкә үтеп кергән кораллы кеше кулга алынган. Бу - әлеге белем бирү учреждениесенең өлкән сыйныф укучыларының берсе, дип хәбәр иттеләр РФ ЭЭМда. Операция вакытында бер полицейский һәм укытучы үтерелгән. ЭЭМ мәгълүматы буенча, барлык укучылар һәм укытучылар калган сыйныфлардан эвакуацияләнгән, аларның берсе дә зыян күрмәгән....
-
Кукмарада узган бокс буенча ачык турнирда сабалылар - беренче
Кукмарада бокс буенча ачык турнир узды. 8 командага берләшкән 150 спортчы арасында Сабаның балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр (һәркайсы үз үлчәү категориясендә) - Айрат Хәсәнов, Ислам Сәетов, Давид Аратюнян, Руслан Сөнгатуллин, Айрат Хисамов, Ринас Кадыйров, Айдар Бекбаев-1 нче, Радмир Әгъләмов, Илмир Мөхәммәдиев- 2нче урыннарны алдылар (тренерлар Р.Хисамов, Р.Сәетов). Призлы...
-
Машинаны дәүләт автоинспекциясендә исәпкә кую процедурасы гадиләштерелде
Мәгълүм булганча, транспорт чараларын теркәүне башкару буенча административ регламентка үзгәрешләр кертелү нәтиҗәсендә машинаны дәүләт автоинспекциясендә исәпкә кую процедурасы шактый гадиләштерелде. Хәзер бары тик йөрергә яраксыз булган иске яки чит илләргә озатылачак машиналарны гына учеттан төшерергә кирәк. Калган очракларда бу эш "теркәлү мәгълүматларын үзгәртү" дип атала. Әгәр сез, машинагызны сатарга уйлагансыз...
-
22 сәгатьтән соң урамда йөрү сәбәпле, 14 бала комиссия алдында җавап тотты
Саба муниципаль районы балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең Расих Закирҗанов рәислегендә үткән чираттагы утырышында Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба бүлегеннән кергән 32 материал каралды. Укучыларның каникул чорының йогынтысы сәбәпледер, каралган материалларның яртысы 18 яше тулмаган балаларның 22 сәгатьтән соң урамда, җәмәгать урыннарында өлкәннәрдән башка йөрүләре белән бәйле...
-
Сабада сабыйларга Раяз һәм Ясминә исемнәрен еш кушалар
Елның беренче аенда Саба муниципаль районында 44 балага туу турында таныклык рәсмиләштерелгән. Район гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы Алсу Шәйхетдинова әйтүенчә, сабыйларга Әскәр, Амалия, Раяз исемнәрен еш кушалар икән, шулай да кызлар арасында лидерлык - Ясминә исемендә. Районда шулай ук гыйнвар аенда 33 үлү, 11 язылышу теркәлгән, 1 гаилә...
-
Интернетта рак белән җафа чигүче Жанна Фрискеның фотолары таралды [эксклюзив видео]
Катлаулы авырудан интегүче Жанна Фриске бүгенге көндә Нью-Йоркның иң яхшы клиникасында сәламәтләнү курсын уза. LifeNews сайты хәбәр иткәнчә, җырчыны ире Дмитрий Шепелев, иң якын дусты - "Блестящие" группасының экс-солисткасы Ольга Орлова саклый.