Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәскәү мәктәбендә югары сыйныф укучысы винтовкадан ике кешене атып үтергән

Мәскәүнең төньяк-көнчыгышында урнашкан 263 нче номерлы мәктәпкә үтеп кергән кораллы кеше кулга алынган. Бу - әлеге белем бирү учреждениесенең өлкән сыйныф укучыларының берсе, дип хәбәр иттеләр РФ ЭЭМда. Операция вакытында бер полицейский һәм укытучы үтерелгән. ЭЭМ мәгълүматы буенча, барлык укучылар һәм укытучылар калган сыйныфлардан эвакуацияләнгән, аларның берсе дә зыян күрмәгән....

Мәскәүнең төньяк-көнчыгышында урнашкан 263 нче номерлы мәктәпкә үтеп кергән кораллы кеше кулга алынган. Бу - әлеге белем бирү учреждениесенең өлкән сыйныф укучыларының берсе, дип хәбәр иттеләр РФ ЭЭМда.

Операция вакытында бер полицейский һәм укытучы үтерелгән. ЭЭМ мәгълүматы буенча, барлык укучылар һәм укытучылар калган сыйныфлардан эвакуацияләнгән, аларның берсе дә зыян күрмәгән.

Башлангыч мәгълүмат буенча, коралланган кеше мәктәпнең биология дәресе барган бер сыйныфына бәреп кергән. Мәктәп хезмәткәрләренең берсе "тревога" төймәсенә басып өлгергән һәм бина янына полиция хезмәткәрләре килгән. Җинаятьче мәктәп тәрәзәсеннән ата башлаган һәм ике полиция хезмәткәрен яралаган. Нәтиҗәдә, берсе һәлак булган, икенчесе хастаханәгә озатып җибәрелгән.

Хәзер урында оператив хезмәткәрләр эшли, мәктәпне кинологлар тикшерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев