Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • 22 сәгатьтән соң урамда йөрү сәбәпле, 14 бала комиссия алдында җавап тотты

    Саба муниципаль районы балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең Расих Закирҗанов рәислегендә үткән чираттагы утырышында Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба бүлегеннән кергән 32 материал каралды. Укучыларның каникул чорының йогынтысы сәбәпледер, каралган материалларның яртысы 18 яше тулмаган балаларның 22 сәгатьтән соң урамда, җәмәгать урыннарында өлкәннәрдән башка йөрүләре белән бәйле...

    Саба муниципаль районы балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең Расих Закирҗанов рәислегендә үткән чираттагы утырышында Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба бүлегеннән кергән 32 материал каралды. Укучыларның каникул чорының йогынтысы сәбәпледер, каралган материалларның яртысы 18 яше тулмаган балаларның 22 сәгатьтән соң урамда, җәмәгать урыннарында өлкәннәрдән башка йөрүләре белән бәйле иде. Саба, Кече Шыңар, Сәрдә, Йосыф-Алан, Урта Саба авылларыннан балигъ булмаган 14 бала әти-әниләре белән бергә җавап тоттылар. Әлеге укучыларның тәртипле гаиләләрдән һәм беренче очрак кына булуы сәбәпле, бу юлы кисәтү чарасы кулланырга дигән карар кабул ителде. Икенче тапкыр тоткарланган очракта 2000 сум штраф түләтеләчәге искәртелде. Иң аянычы, тетрәндергәне, әлбәттә, гаиләдә әти-әнинең берьюлы эчкечелеккә бирелеп, балаларына карата үз вазифаларын үтәмәве. Кызганыч, ирле-хатынлы хәмер йогынтысына бирелү сәбәпле, балалары социаль яктан авыр шартларда яшәүче гаиләләр бар. Утырышта әлеге фактка бәйле өч гаилә (Саба, Шәмәрдән, Аккүл-Бигәнәй) тикшерелде. Шу­лай ук Саба, Шәмәрдән, Алан Елга, Эзмә авылларында яшәүче 4 кеше гаиләдә тәрбия вазифасына җаваплы карамаганнары өчен штрафка тартылды. Балигъ булмаганнарны спиртлы эчемлекләргә җәлеп иткән Калатау һәм Йосыф-Алан авылларында яшәүче ике егеткә - 500әр сум, аракы эчкән хәлдә җәмәгать урынында йөргән йосыф-аланлыга кылган гамәлләре өчен 400 сум штраф түләттерү карары чыгарылды. Шулай ук комиссиягә "Балкыш" комплекслы хезмәт күрсәтү үзәгеннән алынган гариза тикшереде, авыр тормышлы ике гаилә учеттан төшерелде, бер гаилә учетка алынды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: