Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Җирле үзидарәләрдә халык җыеннары дәвам итә: Түбән Шытсу, Сатыш, Мишә авыл җирлекләрендә 2013 елдагы эшчәнлеккә нәтиҗә ясалды

Җирле үзидарәләрдә халык җыеннары дәвам итә. Узган сишәмбедә Түбән Шытсу, Сатыш, Мишә авыл җирлекләрендә 2013 елдагы эшчәнлеккә нәтиҗә ясадылар.

Халык җыеннарга бердәм килгән, шулай да мәдәният йортларында буш урыннар шактый иде. Түбән Шытсуда җыелыш узган көздә элеккеге административ бинада ачылган клубта үтте. Икенче катта бильярд, теннис уйнарга була. Реконструкция район бюджетына 11 миллионнан артыкка төшкән, ә җирлек биләмәсендәге социаль мәсьәләләрне хәл итүгә барысы 37 миллион сум тотылган. Авыл җирлегенең 2013 елда үз керемнәре исә 638235 сум гына булган. Җыен барышында кайбер хәл итәсе мәсьәләләргә карата "Булмый ул" дип реплика ташлаучыларга район башлыгы Рәис Миңнехановның җавабы әнә шундый эчтәлектә булды. Үткән елгы җыенда Югары Шытсу, Елыш авыллары укучыларын Түбән Шытсу урта мәктәбенә автобус белән йөртүгә кагылышлы сорау бирелгән иде. Автобус күптән түгел йөри башлады. Ә инде Елыштан йөреп укучылар өчен автобус җибәрергә иң элек яхшы юл кирәк. Бу проблема быел хәл ителәчәк.

Сатыш мәдәният йортында узган җыенда авыл җирлеге башлыгы Алмаз Галиев ясаган чыгышта әйтелгәнчә, узган ел күтәрелгән мәсьәләләр хәл ителгән. Быел Каз.Бигәнәй клубының начар хәлдә булуына, өйгә телефон кертүгә, балалар бакчасына мәйданчык ясауга, янгын гидрантларына кагылышлы сораулар бирелде. Рафаэль Галиев: "Балаларны ел саен медицина күзәтүе үткәрергә Сабага йөртүе кыен, табибларның үзләрен чакырып булмасмы икән?"- дип сорады. Район башлыгы бу тәкъдимнең өйрәнеләчәген әйтте.

Мишә авыл җирлеге җыенында Лесхозның Кирпичная урамына асфальт салуны, Сабабашка суүткәргечләр өчен җаваплы кеше билгеләүне сорадылар.

Җыеннарда полициянең участок вәкаләтлеләре Илсур Бәдретдинов һәм Ришат Нәзиров авыл җирлекләрендә җәмәгать тәртибен саклау юнәлешендә алып барылган эшкә йомгак ясадылар. Мисалга, үрнәк торак пункт саналган Лесхоз кергән Мишә авыл җирлегендә җәмәгать тәртибен бозучыларга 165 административ беркетмә төзелгән. Шуларның 63е - исерек хәлдәгеләр. Спиртлы эчемлекләр кулланган килеш руль артына утыручылар саны исә 2012 ел күрсәткече белән чагыштырганда 2 тапкыр арткан. Аларның кемнәр икәнлеген җыенда катнашучылар слайдларда күрделәр. Җыеннар башланыр алдыннан халыкны Саба мәдәният йорты үзешчәннәре ял иттерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев