4 февраль 2014 яңалыклары
-
4 февраль 2014 - 18:00Казан-Шәмәрдән юлында булган юл-транспорт һәлакәтеннән фотоларФото: пресс-служба ГУ МЧС по РТ.
-
4 февраль 2014 - 17:50Һәлакәткә дучар булган Fiat Ducatoда көрәшче егетләр һәм аларның тренерлары булганИнде хәбәр иткәнебезчә, бүген Казан-Шәмәрдән юлының 104 чакрымында юл-транспорт һәлакәте булды: "Лада Ларгус" автомобиле "Фиат Дукато" автомобиле белән бәрелеште. Нәтиҗәдә, "Лада Ларгус" хуҗасы һәм аның 2 пассажиры һәлакәт урынында вафат булдылар. Fiat Ducato автобусында 1998-1999 елгы 8 яшүсмернең һәм аларның ике тренерының көрәш буенча тренировкага барулары билгеле булды. Бу хакта...
-
4 февраль 2014 - 17:03Казан-Шәмәрдән юлында “Лада Ларгус” һәм “Фиат Дукато” автомобильләре бәрелеште: корбаннар барБүген Казан-Шәмәрдән юлының 104 чакрымында юл-транспорт һәлакәте булды: "Лада Ларгус" автомобиле "Фиат Дукато" автомобиле белән бәрелеште. Нәтиҗәдә, "Лада Ларгус" хуҗасы һәм аның 2 пассажиры һәлакәт урынында вафат булдылар. Хәзер әлеге һәлакәт буенча тикшерү эшләре бара. Әлеге авария турында тулырак иртәгә сайтыбыздан укып белә алырсыз.
-
4 февраль 2014 - 11:40Татарстанда фаҗига: автобус һәм "Газель" бәрелешкән, ике кеше һәлак булганБүген ТР Кайбыч районында Оланавыл - Каратун автоюлының 9 нчы километрында булган юл-транспорт һәлакәте турында яңа мәгълүмат билгеле булды, дип хәбәр итә ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәте. Искәртеп узабыз, бүген иртән Hyundai пассажир автобусы һәм "Газель" машинасы бәрелгән. Нәтиҗәдә, ике кеше һәлак булган. Үлүчеләр - ике машинаның йөртүчесе. Автобус Апастан...
-
4 февраль 2014 - 09:56Саба районында гыйнвар аенда 33 кеше вафат булганлның беренче аенда Саба муниципаль районында 44 балага туу турында таныклык рәсмиләштерелгән. Район гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы Алсу Шәйхетдинова әйтүенчә, сабыйларга Әскәр, Амалия, Раяз исемнәрен еш кушалар икән, шулай да кызлар арасында лидерлык - Ясминә исемендә. Районда шулай ук гыйнвар аенда 33 үлү, 11 язылышу теркәлгән, 1 гаилә...
-
4 февраль 2014 - 09:47Сочидагы Олимпиадада “алтын” откан Татарстан спортчысына ТР Хөкүмәтеннән 4 млн сум акча биреләчәкСочида узачак Олимпиадада алтын медаль яулаган спортчылар Россия Федерациясе Хөкүмәтеннән 4 әр миллион сум акча алачак. Беренчелеккә лаек булган Татарстан спортчыларына шулай ук 4 миллион сум акчалата премия биреләчәк. Республикадан 8 спортчы - ил җыелма командасы составында. Татарстан Хөкүмәте алтын, көмеш һәм бронза отучы республика спортчыларына ил Хөкүмәте раслаган суммага...
-
4 февраль 2014 - 07:29Мәртендә яшьләр көче белән әзерләнгән "Үткәннәр сагындыра" дигән кичә узды [+фото]Гыйнвар аенда Мәртен авылында халык өчен иң зур күчтәнәч яшьләр көче белән әзерләнгән "Үткәннәр сагындыра" дигән кичә булгандыр. "Мәртен яңалыклары" сайты аша куелган белдерүне күпләр күреп алган. Концерт барышында күпчелек 60-70 елларда яратып башкарылган җырларның башкаралуы, җырчыларга бөтен залның кушылып җырлавы кичәне тагын да җанландырды. Яңа ел бәйрәме узса да,...
-
4 февраль 2014 - 07:13Шәмәрдәннең иң өлкән кешесе - Әнвәрбикә Җамалетдиновага 95 яшь тулды3 февральдә 95 яшен тутырган Әнвәрбикә Җамалетдинова Шәмәрдәннең иң өлкән кешесе. Әби бүген дә хәрәкәттә - бәрәкәт, дип яши.
-
4 февраль 2014 - 06:14"Чын егетләр" КВНның Татар лигасында: призлы урын кабат безнеке30 гыйнвар көнне Казанда Шаяннар һәм тапкырлар клубының Татар лигасында чирек финалы уены узды. Татарстанның төрле шәһәр-районнарыннан килгән 11 команда тапкырлыкта һәм шаянлыкта ярышты. Безнең районыбыз яшьләре, Аграр көллият каршында оешкан "Чын егетләр" КВН командасы да (җитәкчеләре - Альберт Гузялов) кырыйда калмады - шәһәр командалары белән беррәттән зур сәхнәдә татарча...
-
4 февраль 2014 - 05:33Килдебәктә мини-футбол буенча Саба районы беренчелегенең чираттагы уены уздыКичә, 3 февраль көнне, Килдебәк урта мәктәбе спортзалында ветераннар арасында мини-футбол буенча Саба районы беренчелегенең чираттагы уены узды. Нәтиҗәдә, "Администрация"-"РЖД" - 9:2. "МПП ЖКХ"-"Пожарная охрана с. Шемордан" - 12:0. "Сабыгаз 3"-"ПЧ-129" - 3:1. Бүген исә уеннар Тимершыкта үтә. Башлана 19 сәгатьтә.