Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шәмәрдәннең иң өлкән кешесе - Әнвәрбикә Җамалетдиновага 95 яшь тулды

3 февральдә 95 яшен тутырган Әнвәрбикә Җамалетдинова Шәмәрдәннең иң өлкән кешесе. Әби бүген дә хәрәкәттә - бәрәкәт, дип яши.

Ире Фәсәхетдин белән җиде бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүген исән-сау булган алты баласының кадер-хөрмәтен, игелеген тоеп яши. Балалары җәмгыятьнең төрле өлкәләрендә лаеклы хезмәт итәләр.

Әнвәрбикә әбине юбилее белән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев, социаль яклау идарәсе начальнигы Марсель Хужин, Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Айдар Гәрәев тәбрикләп, Президент В.Путинның Котлау хатын, бүләкләр тапшырдылар.

Әнвәрбикә Җамалетдинова Шәмәрдән мех фабрикасында намуслы хезмәт куеп, лаеклы ялга чыга.

Бүгенге көндә кызы Гөлфия, улы Рафаэль тәрбиясендә гомер кичерә. Зиһене ачык, хәрәкәте җитез әби үзен котларга килүчеләргә күңелендәге хатирәләре белән уртаклашып, зурлаганнарына рәхмәтен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев