Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәртендә яшьләр көче белән әзерләнгән "Үткәннәр сагындыра" дигән кичә узды [+фото]

Гыйнвар аенда Мәртен авылында халык өчен иң зур күчтәнәч яшьләр көче белән әзерләнгән "Үткәннәр сагындыра" дигән кичә булгандыр. "Мәртен яңалыклары" сайты аша куелган белдерүне күпләр күреп алган. Концерт барышында күпчелек 60-70 елларда яратып башкарылган җырларның башкаралуы, җырчыларга бөтен залның кушылып җырлавы кичәне тагын да җанландырды. Яңа ел бәйрәме узса да,...

Гыйнвар аенда Мәртен авылында халык өчен иң зур күчтәнәч яшьләр көче белән әзерләнгән "Үткәннәр сагындыра" дигән кичә булгандыр. "Мәртен яңалыклары" сайты аша куелган белдерүне күпләр күреп алган. Концерт барышында күпчелек 60-70 елларда яратып башкарылган җырларның башкаралуы, җырчыларга бөтен залның кушылып җырлавы кичәне тагын да җанландырды.

Яңа ел бәйрәме узса да, сәхнәгә Кыш бабай белән Кар кызы зур капчык күтәреп чыккач, нык гаҗәпләндек. Оештыручылар "Хәбибә оныклары" хисабыннан капчыкны шактый мул тутырганнар. Котлаулардан соң тамашачылар арасында табышмак­ларга җаваплар эзләнде. Сиксән икенче яшен башлаган әтиебез Инсафетдин Шәмсетдинов - 20 елдан артык Мәртен авылының алыштыргысыз Кыш бабае булган кеше. Заманында үзе чыгарган такмаклар, дүртьюллыклар белән ул чыршы бәйрәмен бик матур алып бара иде. Картлык үзенекен итсә дә, бу юлы да ул үзенең үткәннәрен, авылның киләчәген шигьри юллар белән сөйли алды.

Авыл сайтын оештыручылар сәхнәгә чакырылгач, зал гөҗләп алды. Болар ни белән шатландырыр икән дип уйладык. Алар сайтта конкурс оештырып, катнашучыларны тәбрикләп китәр өчен чакырылганнар булып чыкты. "Иң кызыклы фото һәм шигырьләр" конкурсы бик җанлы барган икән. Беренче урынга Сабадан Илнар Габдуллин лаек дип табылды. Аңа "Мәртен яңалыклары" дип язылган футболка бүләк ителде. Икенче урынга ике һәм өченче урынга өч кеше лаек булды. Аларга да шушы сүзләр язылган чокырлар һәм бейсболкалар тапшырылды.

Концертта катнашучыларның әби-бабалары һәм әти-әниләренең дә исемнәре әйтелде. Ел ахырында 50 яшьләре тулган авылдашлары белән булган кызыклы хәлләрне дә сәхнәләштереп күрсәттеләр. Вакыйгаларда катнашучылар үзләренең яшь чакларын сәхнәдән күрүләрен җылы кабул итте. Илсөяр Әхтәмова һәм Кадрия Хәлилова шактый озын шигырьләрне хәтерләрендә яңарттылар.

Бәйрәмдә Вятка Аланы Пенәгәр авылыннан кунакка килгән Дамир Галиәкбәровның җырлары җылы кабул ителде. Әти-әнисенең һәм туганнарының кунак булып килүе дә ямь өстенә ямь бирде. "Саба дулкыннары" ди-джие Илдус Әхмәтвәлиев үзенең аппаратуралары белән ярдәм итте, матур итеп җырлар башкаруы белән дә аерылып торды. Аның әнисе дә бәйрәм кунагы булды.

Озак еллар клуб мөдире булып эшләгән Раилә апа Низамиева, Илдус абый Кәримов хатирәләрне яңартып, рәхмәтләрен җиткереп җылы чыгышлар ясаулары алкышларга күмелде.

Кыскасы, Кыш бабайның мондый бүләге авылдашларга бик ошады.

Гүзәлия Ганиева.

Мәртен авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев