Саба таңнары
  • Тат Лат
  • Татарстанда фаҗига: автобус һәм "Газель" бәрелешкән, ике кеше һәлак булган

    Бүген ТР Кайбыч районында Оланавыл - Каратун автоюлының 9 нчы километрында булган юл-транспорт һәлакәте турында яңа мәгълүмат билгеле булды, дип хәбәр итә ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәте. Искәртеп узабыз, бүген иртән Hyundai пассажир автобусы һәм "Газель" машинасы бәрелгән. Нәтиҗәдә, ике кеше һәлак булган. Үлүчеләр - ике машинаның йөртүчесе. Автобус Апастан...

    Бүген ТР Кайбыч районында Оланавыл - Каратун автоюлының 9 нчы километрында булган юл-транспорт һәлакәте турында яңа мәгълүмат билгеле булды, дип хәбәр итә ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәте.
    Искәртеп узабыз, бүген иртән Hyundai пассажир автобусы һәм "Газель" машинасы бәрелгән. Нәтиҗәдә, ике кеше һәлак булган. Үлүчеләр - ике машинаның йөртүчесе. Автобус Апастан Казанга хәрәкәт иткән.
    ТР буенча ЭЭМ мәгълүматларына караганда, һәлакәт килеп чыгуда автобус йөртүче гаепле, ул иминлек тизлеген сайламаган, каршы як полосага чыккан. Бу вакытта аңа каршы "Газель" хәрәкәт иткән. 1972 елгы автобус йөртүче һәм 1986 елгы "Газель" йөртүче үлгән.
    Шулай ук һәлакәттә автобусның 1933,1960 һәм 1977 елгы пассажир хатын-кызлары һәм 1989 елгы ир-ат зыян күргән. Алар хастаханәгә озатылган.

    Татар-Информ.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: