Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сочидагы Олимпиадада “алтын” откан Татарстан спортчысына ТР Хөкүмәтеннән 4 млн сум акча биреләчәк

Сочида узачак Олимпиадада алтын медаль яулаган спортчылар Россия Федерациясе Хөкүмәтеннән 4 әр миллион сум акча алачак. Беренчелеккә лаек булган Татарстан спортчыларына шулай ук 4 миллион сум акчалата премия биреләчәк. Республикадан 8 спортчы - ил җыелма командасы составында. Татарстан Хөкүмәте алтын, көмеш һәм бронза отучы республика спортчыларына ил Хөкүмәте раслаган суммага...

Сочида узачак Олимпиадада алтын медаль яулаган спортчылар Россия Федерациясе Хөкүмәтеннән 4 әр миллион сум акча алачак. Беренчелеккә лаек булган Татарстан спортчыларына шулай ук 4 миллион сум акчалата премия биреләчәк. Республикадан 8 спортчы - ил җыелма командасы составында.

Татарстан Хөкүмәте алтын, көмеш һәм бронза отучы республика спортчыларына ил Хөкүмәте раслаган суммага тәңгәл премияләр бирергә карар кылган. Шул рәвешле, ТР Хөкүмәтеннән, федераль премияләргә өстәмә рәвештә, көмеш медаль ияләренә - 2, 5 әр миллион сум һәм бронза алучыларга 1,7 әр млн сум акча тиячәк. "Тренерларга килгәндә, аларга үзләре кулы астында тәрбияләнгән спортчыга бирелгән акчаның 50 проценты күләмендәге премия каралган", - дип белдерде ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев