14 март 2014 яңалыклары
-
14 март 2014 - 12:29Иске Икшермә авылында янгын чыккан [фото]10 март көнне төнге 2 сәгать 25 минутта Иске Икшермә авылында янгын чыккан. Фаҗига нәтиҗәсендә бер хуҗалыкның мунчасы һәм сарае янып беткән. Йорт хуҗаларына зыян килмәгән. Янгын мунча миченең төзек хәлдә булмавыннан килеп чыккан. Бу хакта "Саба таңнары"на Саба янгын күзәтчелеге хәбәр итте.
-
14 март 2014 - 09:47Хоккейчы кыз Алсу Рәхимова: "Хоккей – минем яшәү рәвешем"Хоккейны чын ирләр генә уйный дип җырланса да, күп көч сораган әлеге спортны хәзер хатын-кызлар да үз итә. Алай гына да түгел, егетләрдән уздырып шайба сугучылар бар. Саба кызы Алсу Рәхимова - шундыйларның берсе. Ягымлы, елмаеп кына торган ачык йөзле 15 яшьлек бу кыз бер күрүдә үзенә җәлеп итә. Аның...
-
14 март 2014 - 09:36Казанда пассажир автобусы ут баганасына килеп бәрелгән: зыян күрүчеләр барБүген иртән Казанның Авиатөзелеш районында пассажир автобусы катнашында җитди юл-транспорт һәлакәте булган : ул ут баганасына килеп бәрелгән. "Татар-информ" агентлыгына шаһит белдерүенчә, автобус Челюскин урамыннан Копылов урамы юнәлешендә хәрәкәт иткән. Воровский урамы юнәлешендә уң якка борылганда, автобус йөртүче тизлекне киметмегән һәм ут баганасына килеп бәрелгән. Һәлакәт нәтиҗәсендә, кешеләр зыян күргән,...
-
14 март 2014 - 09:29Яшь егет ялгыз карчыкның үлемтеккә дип җыйган акчасын урлаганБуа районында авылда яшәүче 27 яшьлек егет ялгыз карчыкның акчасын урларга була. Өй ишеге бикле булгач, веранда тәрәзәсеннән керә. Шундагы бикләнмәгән сандыкны ачып, акча эзли башлый. Карак үз дигәненә ирешә: әбинең үлемтеккә дип җыйган 23 мең сум акчасын урлый. Тик пенсия акчасына озак күңел ачарга өлгерми, полиция хезмәткәрләре егетнең эзенә...
-
14 март 2014 - 07:20Украинда яшәүче якташыбыз Хәдичә апа Мусина: «Борчу гына түгел, фаҗига бу»Бүген Украинадагы киеренке вәзгыять халык теленнән бер дә төшми. Телевизорны ачсак, яңалыклардан шуны гына карыйбыз. Җәмәгатьчелекнең игътибары хакимият өчен көрәш барган Кырымга юнәлде.
-
14 март 2014 - 06:55Узган елны районда кичке сәгатьләрдә аракы сатуның 11 очрагы теркәлгәнБезне барыбызны да уртак сыйфат - кулланучылар булу берләштерә. Ел саен 15 мартта шушы өлкәдә хокукларыбызны яклау көнен билгеләп үтәбез. Бүгенге базар мөнәсәбәтләре шартларында, чыннан да, яклануга мохтаҗбыз. Чөнки кулланучыларның хокукын бозу - шактый еш күренеш. Кемнең генә кибеттән сыйфатсыз товар сатып алганы яки тиешсез хезмәт күрсәтүгә юлыкканы булмады икән?...
-
14 март 2014 - 05:06Уртак эштә бердәмлек кирәкАвылым өчен сөенәм. Биредә алтмышынчы еллардан башлап, дуңгызчылык юнәлешендә эш алып барылды. Үзенчәлекле исе белән генә түгел, татарга ят терлек булуы белән дә бизәмәде авылны дуңгызчылык. 2008 елда хуҗалык "Шытсу" җәмгыятенә үзгәртелгәч, сөтчелек комплексы булдырылып, яшәеш тамырдан үзгәрде. Югары Шытсу халкы сөенеп бетә алмады бу үзгәрешкә. Ферма эшчесе резина аяк...