Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда пассажир автобусы ут баганасына килеп бәрелгән: зыян күрүчеләр бар

Бүген иртән Казанның Авиатөзелеш районында пассажир автобусы катнашында җитди юл-транспорт һәлакәте булган : ул ут баганасына килеп бәрелгән. "Татар-информ" агентлыгына шаһит белдерүенчә, автобус Челюскин урамыннан Копылов урамы юнәлешендә хәрәкәт иткән. Воровский урамы юнәлешендә уң якка борылганда, автобус йөртүче тизлекне киметмегән һәм ут баганасына килеп бәрелгән. Һәлакәт нәтиҗәсендә, кешеләр зыян күргән,...

Бүген иртән Казанның Авиатөзелеш районында пассажир автобусы катнашында җитди юл-транспорт һәлакәте булган : ул ут баганасына килеп бәрелгән.
"Татар-информ" агентлыгына шаһит белдерүенчә, автобус Челюскин урамыннан Копылов урамы юнәлешендә хәрәкәт иткән. Воровский урамы юнәлешендә уң якка борылганда, автобус йөртүче тизлекне киметмегән һәм ут баганасына килеп бәрелгән.
Һәлакәт нәтиҗәсендә, кешеләр зыян күргән, әлегә аларның саны билгеле түгел. Шаһитлар сүзләренә караганда, һәлакәт урынына ашыгыч ярдәм машинасы һәм ЮХИДИ экипажы килгән. Зыян күрүчеләр арасында балалар да бар. Хәзерге вакытта 8 яшьләр тирәсендәге кызның зыян күрүе билгеле.
Юл-транспорт һәлакәте килеп чыгу сәбәпләрен автоинспекция ачыклаячак.

Татар-Информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев