Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хоккейчы кыз Алсу Рәхимова: "Хоккей – минем яшәү рәвешем"

Хоккейны чын ирләр генә уйный дип җырланса да, күп көч сораган әлеге спортны хәзер хатын-кызлар да үз итә. Алай гына да түгел, егетләрдән уздырып шайба сугучылар бар. Саба кызы Алсу Рәхимова - шундыйларның берсе. Ягымлы, елмаеп кына торган ачык йөзле 15 яшьлек бу кыз бер күрүдә үзенә җәлеп итә. Аның...

Хоккейны чын ирләр генә уйный дип җырланса да, күп көч сораган әлеге спортны хәзер хатын-кызлар да үз итә. Алай гына да түгел, егетләрдән уздырып шайба сугучылар бар. Саба кызы Алсу Рәхимова - шундыйларның берсе. Ягымлы, елмаеп кына торган ачык йөзле 15 яшьлек бу кыз бер күрүдә үзенә җәлеп итә. Аның хоккей спортын үз итүенә әтисе сәбәпче. Сабада хоккей командасы оешкач, Фәрит Рәхимов беренчеләрдән аның уенчысы була. Ун ел команда данын яклый. Хәзер ярышларда хөкемдар.

-Аның хоккейга булган мәхәббәте безгә - кызларына да күчте. Без сеңлем Айсылу белән, әтигә ияреп, Лесхоз боз сараена күнегүләргә йөрдек. Тренерларым Камил һәм Илнур абыйлар мине хоккейга әзерләделәр. Саба гимназиясе физкультура укытучысы Валерий Садыйкович та спортка мәхәббәт уятты,- ди Алсу.

"Тимерхан" хоккей командасында тәрбияләнеп үскән кыз спортта сынатмый, район данын яклап күп тапкырлар чыгыш ясый, Дипломнарга, Грамоталарга лаек була.

Сәләтле кызны 2011 елда Түбән Новгород "Скиф" хоккей командасына уйнарга чакыралар. Менә өч ел инде ул Идел буе шәһәрләре арасында аерылып кызлардан гына торган команда һөҗүмчесе. "Скиф" командасы 2000 елда оеша. Россия чемпионатларында катнашып, 8 тапкыр призер була. Саба гимназиясендә тырышлыгы белән башкаларга үрнәк кыз анда да "4"кә һәм "5"кә генә укый.

-Башта авыррак булды. Россиянең төрле шәһәрләреннән җыелган төрле милләт кызлары без. Иң яше мин. Командадагы кызлар миннән 5-10 яшькә олырак. Тиз дуслаштык, бер гаилә сыман яшибез. Спорт - ул уен эш түгел, авыр хезмәт. Сез бирегә эшләргә килдегез, бер-берегез өчен ут йотып торырга тиеш, диләр безгә тренерлар. Алар безгә әти-әниебез кебек ягымлы, үз балалары кебек карыйлар. Хоккей - минем яшәү рәвешем. Җиңү яулагач, тренерыбыз мактый икән, шуннан да зур бәя юк,- ди хоккейчы кыз Алсу.

Яуланган җиңүләре инде куандырырлык икән "Скиф"ның. Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Красноярск, Чиләбе, Уфа, Ухта, Дмитров шәһәрләрендә уйнаганнар. Швециядә, Финляндиядә 2011-2012 елгы хоккей турнирларында - бронза, былтыр Россия чемпионатында ике көмеш медаль яулаганнар.2011-2013 елларда Чехиядә үткән халыкара турнирдан өч ел рәттән алтын медаль белән кайтканнар. Хәзер Венгриядә үтәчәк турнирга әзерләнәләр. Алсу үзе әйткәнчә, көндәшләрен бортка ябыштырып куя ала, алканың очып килүен күрмәгән вакытта гол кертә алса, канәгатьләнү кичерә икән. Пасларның килеп чыкмаган чагында спортчының хаталардан хали түгеллеген яхшы аңлый. Уен вакытында вәзгыятьне контрольдә тотарга тырыша. Хыялы - киләчәктә тагын да яхшырак уйнап, дөнья чемпионатларында, олимпиадаларда җиңү яулау. Саба кызына зур спортта, һәм шәхси тормышларында зур уңышлар юлдаш булсын.

Тимерхан Мөхәммәдияров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев