Саба таңнары

7 сентябрь 2014 яңалыклары

  • 7 сентябрь 2014 - 19:19
    Сыерлар төягән йөк машинасы ауган
    Норлатта полиция бүлеге бинасы каршында юл-транспорт һәлакәте булган. Мөгезле эре терлек төягән "КамАЗ" йөртүчесе светофорлы борылышта хата ясау нәтиҗәсендә автомобиль ава. Фаҗигане күрүчеләр сүзләренә караганда, сыерларга зыян килмәгән. Соңрак ачыкланганча, йөк машинасы малларны Алабуга ит комбинатына илтергә тиеш булган. Һәлакәт аркасында мөгезлеләрне киредән фермага кайтарганнар, дип хәбәр итә Интертат.ру.
    469
    0
    0
  • 7 сентябрь 2014 - 19:14
    Игътибар, конкурс: Юлда йөрү кагыйдәләрен беләсеңме?
    "Татарстан Республикасы юл хәрәкәте иминлеге фәнни һәм мәгариф программаларын финанслау дирекциясе" дәүләт учреждениесе белән берлектә үткәрелә торган конкурсның I тур сорауларын мәктәп укучыларына газетабыз битләрендә быел 18 апрель санында тәкъдим иткән идек. Уку елы тәмамлануга таба бару сәбәпле, бәйге бүленеп калды һәм, ниһаять, яңа уку елында яңартыла. Шулай итеп, укучылар...
    367
    0
    0
  • 7 сентябрь 2014 - 17:18
    Килдебәк авыл җирлегендә 15 йорт хуҗасына административ беркетмә төзелгән
    Саба муниципаль районы башкарма комитетының административ комиссиясе авыл җирлекләренә чыгып, андагы тәртип, чисталык белән таныша. Районны төзекләндерү кагыйдәләре таләпләрен үтә­мәгән гражданнар, өлкән яшьтәме, эш яшендәге яки вакытлыча эшләмәүчеме төрле күләмдәге штрафка тартылалар. Комиссия әгъзалары закон таләпләреннән чыга алмый. Аларның максаты кешеләргә штраф салып, акча җыю түгел, ә торган җиребезне төзекләндереп,...
    454
    0
    0
  • 7 сентябрь 2014 - 17:02
    Олы Нырты һәм Олы Кибәчелеләр 50шәр мең сумлык грант алдылар
    Мамадышта авыл халкының активлыгын күтәрү, шәхси хуҗалыкларга ярдәм күрсәтү һәм хуҗалык итүнең кече формаларын үстерүгә багышлап үткәрелгән республика киңәшмәсендә уңган-булганнарны тәбрикләү тантанасы да булды. Безнең районнан Олы Нырты авыл җирлеге башлыгы Рафис Сәфәргалиев - "Мал санының иң күп үсүен тәэмин иткән өчен", Олы Кибәчедән Илнур Сираҗиев "Иң яхшы шәхси ярдәмче...
    448
    0
    0
  • 7 сентябрь 2014 - 16:54
    Яңгыр дип эшнең тукталганы юк
    Табигать игенчене нык сыный. Булган муллыкны уңайлы гына җыйнап алырга да каршылыклар чыгып тора. Таң аткач та, тагын явамы икән, диеп тәрәзәдән тамчылар күзәтәбез.
    568
    0
    0
  • 7 сентябрь 2014 - 16:30
    Гөлнара Тимерҗанова тиздән кабат әни булачак
    Гөлнара Тимерҗанова тиздән кабат әни булачак! Табу вакытына да санаулы көннәр калып бара. Табиблар вакытын сентябрь ахырына куйган. - Бала алып кайтасымны бүгенге көнгә кадәр әйтми йөргән идем. Күз тиюдән курыктым. Чөнки беренче ирем белән яшәгәндә, мин икенче баламны югалткан идем. "Сагыш" исемле җырымны да дөньяга килергә өлгермәгән балама багышлап...
    368
    0
    0
  • 7 сентябрь 2014 - 15:20
    Сабада “Экстремизмга – юк!” айлыгы башланды
    Республикабызда 1 сентябрьдән "Экстремизмга - юк!" айлыгы башланды. Бу чара Татарстанда традицион рәвештә оештырыла. Айлыкның максаты - җәмәгатьчелек игътибарын милләтара һәм динара багланышларны ныгыту, үзара килешеп яшәүне алга сөрү. Айлык планында төрле чаралар, очрашулар, каралган. Шулай ук флешмоб, депутатлар белән очрашулар, уку йортларында, хезмәт коллективларында төрле темаларга түгәрәк өстәлләр оештыру...
    0
    0
    0
Реклама