Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гөлнара Тимерҗанова тиздән кабат әни булачак

Гөлнара Тимерҗанова тиздән кабат әни булачак! Табу вакытына да санаулы көннәр калып бара. Табиблар вакытын сентябрь ахырына куйган. - Бала алып кайтасымны бүгенге көнгә кадәр әйтми йөргән идем. Күз тиюдән курыктым. Чөнки беренче ирем белән яшәгәндә, мин икенче баламны югалткан идем. "Сагыш" исемле җырымны да дөньяга килергә өлгермәгән балама багышлап...

Гөлнара Тимерҗанова тиздән кабат әни булачак! Табу вакытына да санаулы көннәр калып бара. Табиблар вакытын сентябрь ахырына куйган.

- Бала алып кайтасымны бүгенге көнгә кадәр әйтми йөргән идем. Күз тиюдән курыктым. Чөнки беренче ирем белән яшәгәндә, мин икенче баламны югалткан идем. "Сагыш" исемле җырымны да дөньяга килергә өлгермәгән балама багышлап җырладым. Беркемгә дә бала югалту хәсрәте теләмим. Тагын шундый хәл булмасын дип, үземне бик сакларга тырыштым. Чит илгә ял итәргә дә бармадык. Ышансагыз ышаныгыз, ышанмасагыз юк, хәтта кунакка да йөрмәдем. Соңгы айларымда ирем Ильер белән улым Идел дә (беренче никахтан) үзләре өйдәге ашарга пешерү, идәннәрне юу эшләрен башкардылар. Бүгенге көндә дә миннән эшләтмиләр! Рәхмәт инде аларга! - дип сөйләгән җырчы Интертат.руга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев