Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабада “Экстремизмга – Юк” айлыгы башланды

Республикада 3-30 сентябрьдә планы Татарстан Президенты карары белән расланган "Экстремизмга - Юк" айлыгы башланды. Әлеге айлык Татарстанда милләтара һәм конфессиональара дуслыкны ныгыту, террорчылык һәм экстремизмны кисәтү, халыкта террор күренешләре, экстремизм идеологиясе белән килешмәү фикере тудыру максатында уздырыла. Аның барышында республика шәһәр-районнарында түгәрәк өстәл артында сөйләшүләр, "Экстремистик идеология: килеп чыгышы, формалары,...

Республикада 3-30 сентябрьдә планы Татарстан Президенты карары белән расланган "Экстремизмга - Юк" айлыгы башланды. Әлеге айлык Татарстанда милләтара һәм конфессиональара дуслыкны ныгыту, террорчылык һәм экстремизмны кисәтү, халыкта террор күренешләре, экстремизм идеологиясе белән килешмәү фикере тудыру максатында уздырыла. Аның барышында республика шәһәр-районнарында түгәрәк өстәл артында сөйләшүләр, "Экстремистик идеология: килеп чыгышы, формалары, профилактика" дигән муниципаль тыңлаулар, мәктәп укучылары арасында "Террорчылык һәм экстремизм - җәмгыятькә куркыныч тудыра" дигән иншалар һәм рәсемнәр бәйгесе, яшьләр белән очрашулар, башка профилактика чаралары үткәрү күздә тотыла. Айлык 30 сентябрьгә кадәр дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев