Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • 22 октябрь 2014 яңалыклары

    • 22 октябрь 2014 - 10:00
      Популяр җырчы сәхнә костюмнарын сата [+фото]
      Җырчы Чулпан Йосыпова үзенең социаль челтәрендәге битендә концерт күлмәкләрен сатуы турында хәбәр итә. Әмма Чулпан сәхнәдән китәргә җыенмый, ул бары тик күптәннән эленеп торган күлмәкләрен сатарга уйлаган. Сәхнә киемен сатып алырга уйлаучылар булса, Чулпанның "Вконтакте"да битенә язарга мөмкин. Туйлар.ру.
    • 22 октябрь 2014 - 09:29
      Татарстанда берәү, SMS-хәбәр укыганнан соң, йөрәк өянәгеннән үлгән
      Ир-атка 1 миллион бурычы барлыгы турында смс-хәбәр җибәргәннәр. Казанның Юдино бистәсендә яшәүче ирнең кәрәзле телефонына хат килеп төшә. Бернинди бурычлары булмаса да, аннан 1 миллион сум күләмендә акча таләп итәләр. Әлеге хәбәрдән аның йөрәк өянәге кузгала һәм ир үлеп китә. Соңрак ир-атның үлемгә күршесе җиткергәнлеге ачыклана. Ул үлгән ир-атның паспортына...
    • 22 октябрь 2014 - 07:00
      Сабадагы бер оешмада ялларда бушка эшләткәннәр
      Җаваплылыгы чикләнгән "Экопро­дукт" җәмгыятендә эш хаклары түләүдә һәм эшчеләр белән хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерүдә закон таләпләренең үтәлмәвенә юл куела. Район прокуратурасы үткәргән тикшерү әнә шуны күрсәтте. Биредә Хезмәт кодексының 136нчы маддәсе таләпләре үтәлмәгән, ягъни күмәк килешү төзелмәгән, эшчеләр эчке хезмәт тәртибе кагыйдәләре белән таныштырылмаган, 60тан артык эшче белән төзелгән хезмәт килешүләрендә...
    • 22 октябрь 2014 - 06:00
      Алкоголь эчеп агуланудан районда ел саен 4-5 кеше үлә
      Моннан ай ярым элек редакция бинасы каршына килеп егылган ир-ат ятып-ятып та тормагач һәм үзеннән аракы исе дә килмәгәч, "Ашыгыч ярдәм" чакырдык. Өянәкле кеше булгандыр дип уйлаган идек. Әмма "Ашыгыч ярдәм"нең фельдшеры "Нинди килмәсен аракы исе, аңкып тора бит" дип, диагнозны бик тиз куйды. Алып киттеләр эчүдән уяна алмаслык хәлгә...
    • 22 октябрь 2014 - 05:00
      Теннис ярышлары башлана: һәр оешмадан 3 кеше катнаша
      Районда хезмәт коллективлары һәм авыл җирлекләре командалары арасында өстәл теннисы буенча шәхси-команда беренчелеге башлана. Ярышлар өч этапта үтәчәк. Авыл җирлекләре - 23 октябрьгә, хезмәт коллективлары 27 октябрьгә өстәл теннисын иң яхшы уйнаучыларны (1 ир-егет, 1 хатын-кыз, җитәкче) сайлап алырга тиешләр. Алар команданы ярышка җибәргән оешмада кимендә бер ел эшләгән булырга...
    Реклама