Саба таңнары

26 октябрь 2014 яңалыклары

  • 26 октябрь 2014 - 14:06
    Өстәл теннисы буенча үткәрелгән Татарстан беренчелегендә Саба командасы III урын яулады
    15-19 октябрьдә Әлмәттә 1997 елгы һәм яшьрәк кызлар-малайлар арасында өстәл теннисы буенча үткәрелгән Татарстан беренчелегендә гомумкоманда зачетында Саба командасы III урынны алды. Малайлар командсы республикада - 6нчы, кызлар 3нче булдылар. Саба балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Наталья Бәйрәмова һәм Сөмбел Хәбибуллина парлы разрядта җиңү яуладылар.
    752
    0
    0
  • 26 октябрь 2014 - 14:02
    Ашламаларны тиешле нормадан күпкә артык кертү туфракка зыян китерә
    Авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүче юридик зат­ларның һәм крестьян-фермер хуҗалыкларының агротехник, агрохимик, фитосанитар һәм эрозиягә каршы таләпләрне дөрес үтәмәү очраклары килеп чыгып тора. Җир хуҗалары үз кишәрлекләрендәге агротехник күрсәткечләрне белергә һәм аны практикада кулланырга бурычлы. Кайбер хуҗалыкларның җитәкчеләре һәм белгечләре зур уңыш алуны максат итеп куеп туфракка ашламаларны тиешле нормадан күпкә...
    807
    0
    0
  • 26 октябрь 2014 - 14:00
    Шофер өчен юл - ярты гомер
    Бәйрәм уңаеннан җаваплылыгы чикләнгән "Саба" җәмгыятенең "Тимершык" филиалы механизаторы Ринат Вафин белән күрештек. Хуҗалыкның машина-трактор паркында кишер-сары төсендәге "КамАЗ"ын төзекләндерә иде. "Тимер аты"ннан күзен дә алмый шулкадәр яратып сөйли. Әйтерсең лә каршында ниндидер бер могҗизалы җан иясе басып тора. Ринат абыйны эшкә булсынга гына түгел, техникасын сагынып килә торгандыр дип...
    929
    0
    0
  • 26 октябрь 2014 - 13:46
    “Яшен” җәмгыяте 150дән артык оешмага хезмәт күрсәтә [+фото]
    Җаваплылыгы чикләнгән "Рамазан", "Яшен" җәмгыятьләре биләмәсендә транспорт йөртүчеләр иртәнге якта кайнашып алалар да, ул арада төрлесе төрле якка таралышып та бетәләр. Базада ремонттагылар гына кала. "Яшен" җәмгыяте автобуслары 45 мәктәпкә, 47 балалар бакчасына, спорт, мәдәният учреждениеләренә, кыскасы, җыеп әйткәндә, 150дән артык оешмага хезмәт күрсәтә. Әйтик, Илдус Кәримуллинны күбрәк Лесхоз бистәсендә...
    1195
    0
    0
  • 26 октябрь 2014 - 13:31
    Хөрмәтле автомобиль пассажир транспорты хезмәткәрләре!
    Районыбызның тормышы күп яктан транспорт тармагы эшчәнлеге белән бәйле. Әлеге һөнәр ияләрен хезмәтләренә бирелгәнлек, үзләренә ышанып тапшырылган эш өчен югары җаваплылык хисе һәм оешканлык аерып торды.
    1213
    0
    0
Реклама