Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хөрмәтле автомобиль пассажир транспорты хезмәткәрләре!

Районыбызның тормышы күп яктан транспорт тармагы эшчәнлеге белән бәйле. Әлеге һөнәр ияләрен хезмәтләренә бирелгәнлек, үзләренә ышанып тапшырылган эш өчен югары җаваплылык хисе һәм оешканлык аерып торды.

Автомобиль, автобус йөртүчеләребез көн саен йөзләрчә пассажир, меңнәрчә тонна йөк ташый, халык хуҗалыгы, социаль, мәгариф, спорт, мәдәният учреждениеләре эшчәнлеген тәэмин итә. Әлеге тармак белән районыбыз икътисадының үсешенә, халыкның тормышы яхшыруга булган өметләрне бәйлибез. Шуңа күрә автомобиль транспорты эшенең нәтиҗәлелеге, камилләштерелүе - бүгенге көндәге иң әһәмиятле социаль-икътисади бурычларның берсе.

Бәйрәм көнендә автотранспорт тарма­гының барлык хезмәткәрләренә һәм шушы һөнәргә гомерләрен багышлаган ветераннарга тирән ихтирамыбызны белдерәбез. Барысына да әлеге мөһим һәм социаль әһәмияткә ия булган хезмәттә уңышлар, һәлакәтсез, туры, киң һәм тигез юллар, нык сәламәтлек, гаиләләренә иминлек, бәхет телибез.

Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев