13 ноябрь – “Ак таяклылар көне”
Күрү бәхетеннән мәхрүм итеп,
Ник сынадың безне, илаһым?
Син тудырган дөнья матур диләр,
Сокландыргыч синең җиһаның.
Йолдызларны сихри җемелди дип,
Ай-кояшын күркәм дип беләм.
Бары беләм ишеткәннән генә,
Үз күзләрем белән мәңге күрмәм.
Шулай үтәр гомерем акрын гына,
Коелырлар гомер елларым.
Тик Аллаһыма мин рәхмәтле,
Тәкъдиремә язган сынавым.
Аңлавыгызча, шигырьнең...