Саба таңнары

23 март 2015 яңалыклары

  • 23 март 2015 - 12:55
    Эшмәкәрләр белән очрашу
    Быел 24 мартта Саба муниципаль районы башкарма комитеты бинасының актлар залында Татарстан Республикасы икътисад министрлыгы, сәүдә-сәнәгать палатасы вәкилләре, Президент каршындагы эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле катнашында кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары белән очрашу үткәреләчәк. Эшмәкәрлеккә булышлык итү, үстерү һәм яклау мәсьәләләренә багышланган әлеге очрашу иртәнге 10 сәгатьтә башлана.
    0
    0
    0
  • 23 март 2015 - 11:31
    Исерек ир үз фатирында янып үлгән
    Элеккеге тулай торакның бер бүлмәсендә яшәүче 31 яшьлек егет тереләй янып үлә. Янгын Яр Чаллыда Яңа шәһәрнең 1/17 нче йортында була. Янгын сүндерүчеләр фаҗигагә китергән сәбәпне тәмәке тарткан килеш йоклап китү сәбәпле урын-җиргә ут кабу дип фаразлыйлар. Егет беркайда да эшләмәгән, еш кына хәмер куллана торган булган. Коткаручылар йорттан тугыз...
    976
    0
    0
  • 23 март 2015 - 11:06
    Татарстанда 18 апрельдән язгы ау башлана
    Татарстанда 18 апрельдән нибары ун көнгә язгы ау сезоны башлана, дип хәбәр итә ТР хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм аннан файдалану идарәсе матбугат хезмәте. Ау бары тик суда йөзүче һәм урманда яшәүче киек кош-кортларга гына рөхсәт ителәчәк. Әйтик, ата җенестәге вальдшнеп, казлар, шулай ук көртлек, үрдәк, суерга (урман тавыгы). Законнардагы...
    1018
    0
    0
  • 23 март 2015 - 08:46
    Бу якшәмбедә торак-ком­муналь хуҗалыгы хез­мәт­чәннәре һөнәри бәй­рәмен билгеләп үттеләр [фотрепортаж]
    Торак-ком­муналь хуҗалыгы хез­мәт­чәннәре бу көнне кызыклы уеннар уйнап, аш һәм шашлыклар пешереп бик күңелле итеп ял иттеләр.
    1002
    0
    0
  • 23 март 2015 - 08:38
    Казанда озакламый һава шарында очып булачак
    Беренче тапкыр шар 4 апрель көнне "Казань Арена" стадионы кырыеннан күккә күтәреләчәк. Шарга барлыгы 4 кеше утыра алачак. Ә шарда ун минут дәверендә 50-100 метр биеклектә шәһәрне карау бәясе 1000-1200 сум тәшкил итә.
    904
    0
    0
  • 23 март 2015 - 07:47
    Сатыш авылында гомер кичерүче Гафия Хаҗиеваны тәбрикләделәр [фоторепортаж]
    Сатыш авылында яшәүче Гафия Хаҗиева да 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аның шатлыгын уртаклашырга районның халыкны социаль яклау идарәсе начальнигы Марсель Хуҗин, Сатыш авыл җирлеге башлыгы Алмаз Галиев килде.
    939
    0
    0
  • 23 март 2015 - 06:19
    17 мартта район мәдәният йортында театр фестивале конкурсын ачып, сәләтле балалар мәктәбе укытучылары чыгыш ясады [+фото]
    Алар тамашачыга Туфан Миңнуллинның "Әниләр һәм бәбиләр" спектаклен тәкъдим иттеләр. Һәр роль гаҗәп дәрәҗәдә уйналып, тамашачыда соклану уятты.
    926
    0
    0
  • 23 март 2015 - 06:07
    Мамадышта булган юл-транспорт һәлакәтендә ике кыз вафат булган [+фото]
    22 март көнне Уфа - Мәскәү трассасында юл-транспорт һәлакәте була - ике машина бәрелешә. Бер машинада баручы апалы- сеңлеле икы кыз вафат була. Икенче машинадагылар төрле дәрҗәдә булган тән җәрәхәтләре алалар. һәлакәт сәбәпләре ачыклана.
    1011
    0
    0
  • 23 март 2015 - 06:03
    Кыш китәргә җыенмый шикелле
    Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе синоптиклары фаразлавынча, бүген, 23 мартта, республикада аязучан болытлы һава торышы булачак. Иртән кар, көндез юеш кар көтелә. Юлларда урыны белән бозлавык. Һава температурасына килгәндә, Татарстанда көндез 3 градус салкыннан 2 градуска кадәр җылы булачак. Көндез Татарстаннның көньяк районнарында иң җылысы, көньяк-көнчыгышта иң салкыны...
    946
    0
    0
  • 23 март 2015 - 05:48
    Бәяләр арта– элеккесе дә көчендә әле
    Без газета укучыларны Россия почтасы 2015 елның икенче яртысына почта хезмәте өчен матбугат басмаларына бәяләрне арттырырга җыенуы турында кисәтеп куйган идек.
    939
    0
    0
  • 23 март 2015 - 05:24
    ТР Президенты район башлыкларын язгы чәчү чорында ЯММ белән тәэмин итү мәсьәләсенә аерым игътибар бирергә чакырды
    Марат Әхмәтов Татарстан Республикасында язгы чәчү эшләренә әзерлек һәм хуҗалыкларга ярдәм чаралары турында хәбәр итте 21 март көнне Татарстан Республикасында язгы чәчү эшләренә әзерлек һәм хуҗалыкларга ярдәм чаралары турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында уздырылган республикакүләм киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов...
    895
    0
    0
  • 23 март 2015 - 05:22
    Тикшерү “Адмирал” эше буенча шикләнелгән икенче приставны кулга ала алмады
    Казанның Совет районы суды тикшерүгә "Адмирал"да янгын чыгу һәм бина ишелү факты буенча җинаять эшен тикшерү кысаларында тоткарланган суд приставы Жанна Алпарованы кулга алу чарасын сайлаудан баш тартты. Тикшерү өй арестын сайлау турындагы ходатайство тапшырды. Тикшерүче судьяның сорауларына җавап биреп, Алпарованың балалар белән урамга чыгу вакытын билгеләүне сорады. Процесс вакытында...
    1007
    0
    0
Реклама