Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тикшерү “Адмирал” эше буенча шикләнелгән икенче приставны кулга ала алмады

Казанның Совет районы суды тикшерүгә "Адмирал"да янгын чыгу һәм бина ишелү факты буенча җинаять эшен тикшерү кысаларында тоткарланган суд приставы Жанна Алпарованы кулга алу чарасын сайлаудан баш тартты. Тикшерү өй арестын сайлау турындагы ходатайство тапшырды. Тикшерүче судьяның сорауларына җавап биреп, Алпарованың балалар белән урамга чыгу вакытын билгеләүне сорады. Процесс вакытында...

Казанның Совет районы суды тикшерүгә "Адмирал"да янгын чыгу һәм бина ишелү факты буенча җинаять эшен тикшерү кысаларында тоткарланган суд приставы Жанна Алпарованы кулга алу чарасын сайлаудан баш тартты.

Тикшерү өй арестын сайлау турындагы ходатайство тапшырды. Тикшерүче судьяның сорауларына җавап биреп, Алпарованың балалар белән урамга чыгу вакытын билгеләүне сорады.

Процесс вакытында Алпарованың берүзе өч бала тәрбияләве ачыкланды, икесе 7 айлык кыз бала, ә берсе - 10 яшьлек.

"Аңа карата өй аресты билгеләүне һәм балалар белән урамга чыгу һәм дәвалау учреждениеләренә бару вакытын билгеләүне сорыйм", - дип мөрәҗәгать итте тикшерүче судьяга.

Шулай итеп, тикшерү мәгълүматларына караганда, 2013 елда прокуратураның "Заря" ААҖ ен, "Адмирал" сәүдә үзәген файдаланганда янгын куркынычсызлыгы турындагы закон үтәлеше буенча тикшергәндә, күп санлы кагыйдә бозулар ачыкланган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча судка аларны бетерү турындагы дәгъва гаризасы җибәрелгән, нәтиҗәдә, ул канәгатьләндерелгән. Аннары Алпарова үз карамагындагы суд приставы-башкаручысы Минзилә Сафинага "Заря" ҖЧҖ кә карата дәгъва гаризасы канәгатьләндерелү сәбәпле, производствоны туктатырга дип законсыз күрсәтмә биргән.

Тикшерү Алпарова кагыйдә бозулар турында белгән дип саный. 2013 елның 12 ноябрендә башкарма производство туктатылган. 2014 елда үткәрелгән тикшерүләр барышында кагыйдә бозуларның яртыдан күбесе бетерелмәгән булуы ачыкланган. Нәтиҗәдә, прокуратура "Заря" ҖЧҖ кә карата бу җитешсезлекләрне бетерергә кирәклеген белдергән.

Искәртеп узабыз: кичә Казанның Совет районы суды карары белән суд приставы-башкаручыcы Минзилә Сафина 11 майга кадәр өй арестына алынды.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев