Саба таңнары

28 апрель 2015 яңалыклары

  • 28 апрель 2015 - 10:53
    Сак булыгыз: ВИЧ йоктыручылар арта
    Узган атна эчендә генә ВИЧ-инфекция йоктыручылар арткан. ТР Роспотребнадзор идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Татарстанда 24 кеше куркыныч авыруны йоктырган. Иң күп очрак Казанда теркәлгән. Анда барлыгы 9 кеше бу инфекцияне йоктырган. Шулай ук, Чаллы, Лениногорск, Әгерҗе, Бөгелмә, Буа, Зәй районнарында да авыруларны ачыклаганнар. Әлеге куркыныч авыруны йоктырмас өчен гап-гади...
    380
    0
    0
  • 28 апрель 2015 - 10:42
    Казанда футбол буенча Дөнья чемпионаты үткәрү күпмегә төшә
    2018 нче елда узачак футбол буенча Дөнья чемпионатына әзерләнү өчен, Татарстанга барлыгы 5,5 млрд сум акча бүлеп бирелә. Бу хакта бүген журналистларга, Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә "Россия-2018" Республика оештыру комитетының чираттагы утырышыннан соң, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов хәбәр итте. Министр әйтүенчә,...
    975
    0
    0
  • 28 апрель 2015 - 10:27
    Ана баласын урамда хәер сорашырга мәҗбүр иткән
    34 яшьлек ана үзенең кечкенә малаен урамда хәер сорашырга куып чыгара торган булган. Хатын үзе беркайда да эшләмәгән һәм эш эзләргә дә җыенмаган. Аның каравы, һәр көнне улын урамга чыгып, хәер сорашып йөрергә мәҗбүриләгән. Казанда яшәүче бу хатынны кулга алганнар. Ул моңарчы да баласын тиешле дәрәҗәдә карамаган өчен хөкем ителгән...
    957
    0
    0
  • 28 апрель 2015 - 08:24
    1 майдан "ВКонтакте" җыр-моңсыз калырга мөмкин
    Кануннарга кертелгән үзгәрешләр нәтиҗәсендә, социаль челтәргә аудиоязмаларсыз калу куркынычы яный. 1 майдан пиратларга каршы канун буенча хокукый хуҗалар суд аша сайтларның эшчәнлеген тулысынча туктаттырырга мөмкин. Инде бүген үк шундый 700ләп сайтның исемлеге әзер, ди. Шулай да, "ВКонтакте" үз кулланучыларын тынычландырырга ашыга. "Безнең музыка 1 майдан соң да, аннары да юкка...
    960
    0
    0
  • 28 апрель 2015 - 08:23
    Мәскәүдә Халыкара тюнинг-шоу чарасында «КАМАЗ» 22 метрга сикерде
    VII Халыкара тюнинг-шоу чарасында Чаллының "КАМАЗ-Мастер" командасы игътибар үзәгендә булды. Чара Мәскәүдә«Крокус Экспо» үзәгендә узды, дип хәбәр итә шәһәр мэриясе матбугат хезмәте. Команданың стенды "Дакар" мини-бивуактан тора иде. Күргәзмәгә килүчеләр «Дакар-2015» ралли җиңүчесе Айрат Мәрдиевнең "хәрби" КАМАЗ-4326 ны үз күзләре белән күрә алды, шулай ук команданы озатып йөрүче автомобиль -...
    959
    0
    0
  • 28 апрель 2015 - 05:59
    Туганнары исеменә 80 меңлек кредит алган
    Микрофинанслау офисында эшләүче 43 яшьлек бер ханым агымдагы елның февралендә бөтен туганнары исеменә кредит алу турында килешүләр төзеп чыккан. Бу хәл Яр Чаллыда була. Ханым шушы юл белән 80 мең сум күләмендә акча үзләштерә. Ә аның якын туганнары уйламаганда-көтмәгәндә бурычлыга әйләнәләр. Алар бурычлы булуларын белми, ә акча алган ханым белеп...
    911
    0
    0
  • 28 апрель 2015 - 05:50
    Язмыш көтмәгәндә тез астына сукты
    Язмыш көтмәгәндә тез астына сукты. Матур гына тормыш көткәндә, газиз иремне югалттым. Ике кызыбыз үсеп буйга җиткән чак. Олысы Айсылуның чыгарылыш кичәсен уздырырга йөрибез. Кызыма матур күлмәк тә алырга өлгердек. Кичтән чәчләрен ясатырга сөйләшеп куйдык. Тик иртәбез күңелсез хәбәрдән башланды. "Шамилең авыр хәлдә", - дип, күршем йөгереп керде. Әллә нишләп...
    1028
    0
    0
  • 28 апрель 2015 - 05:41
    Ир көнләшү аркасында хатынын кадап үтергән
    32 яшьлек ир үзенең 35 яшьлек хатынын үтергән. Бу хәл кич белән Түбән Кама шәһәренең бер урамында була. Ир берничә тапкыр хатынга пычак белән кадый. Ике бала анасын ашыгыч ярдәм фельдшерлары үлемнән йолып кала алмый. Ир көнләшү аркасында мондый җинаятькә барган. Хәзер ул кулга алынган. Әлмәт таңнары
    930
    0
    0
  • 28 апрель 2015 - 05:29
    Хезмәт хакына бозау алып бирдем
    Илдар ХӘКИМОВ, җырчы: - Бездә (Илдар Башкортстаннан. - Авт.) ел саен көз көне авыл хуҗалыгы бәйрәме уздырыла иде. Кайсы колхоз күпме җир эшкәрткән, никадәр уңыш җыйган - шуларга хисап ясала. Мин 8нче класста укыган елны, шул бәйрәм уңаеннан, безнең район үзәгендә зур концерт булды. Өстәлгә утырып, кемгә күпме премия бирергә...
    970
    0
    0
  • 28 апрель 2015 - 05:25
    2014 елда «Татнефть»нең салымнар һәм түләүләр күләме 313,8 млрд сум тәшкил итә
    Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, «Татнефть» ААҖ Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татнефть» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды. 2015 елның беренче кварталына компаниянең бюджеты үтәлешенә йомгак ясалды, май аена бюджет расланды. Директорлар советы шулай ук «Татнефть» ААҖнең 2014 елгы финанс-хуҗалык эшчәнлеге йомгаклары буенча...
    907
    0
    0
  • 28 апрель 2015 - 05:11
    Медведев татарстанлыларга Кырымга һәм Севастопольга ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде
    Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев, Татарстан түрәләренә Кырымга һәм Севастопольга ярдәм күрсәтүдә - коммуналь хуҗалык һәм социаль өлкә объектларын тиешле дәрәҗәдә эшләтеп җибәрүдә актив катнашулары өчен, РФ Хөкүмәте рәхмәтен белдерде.
    941
    0
    0
  • 28 апрель 2015 - 05:00
    Әсхәт – кабат кияү егете
    «Дөбер-шатр» төркеме солисты Әсхәт «Вконтакте» битенә кызыклы гына фото куйган. Фотода Әсхәт кара кәчтүм-чалбардан, туй күлмәге кигән кәләшне үбә. Бу үз туедыр дияр идең, аларга карап балалары елмаеп тора. Моның кайчан төшелгән фото икәнен белү өчен, Әсхәткә шалтыраттык: "Өйләнешүебезгә ун ел булган көнне төшкән фото бу. Мин эштән кайткан төшкә...
    918
    0
    0
Реклама