Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2014 елда «Татнефть»нең салымнар һәм түләүләр күләме 313,8 млрд сум тәшкил итә

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, «Татнефть» ААҖ Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татнефть» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды. 2015 елның беренче кварталына компаниянең бюджеты үтәлешенә йомгак ясалды, май аена бюджет расланды. Директорлар советы шулай ук «Татнефть» ААҖнең 2014 елгы финанс-хуҗалык эшчәнлеге йомгаклары буенча...

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, «Татнефть» ААҖ Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татнефть» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды.

2015 елның беренче кварталына компаниянең бюджеты үтәлешенә йомгак ясалды, май аена бюджет расланды.
Директорлар советы шулай ук «Татнефть» ААҖнең 2014 елгы финанс-хуҗалык эшчәнлеге йомгаклары буенча фикер алышты.

Үткән ел компания ятмаларында 26 млн 223 мең тонна нефть чыгарылган, 2013 ел белән чагыштырганда, 0,4 процентка артык. 255 яңа скважина файдалануга тапшырылган. Лицензион ятмаларда Россия Федерациясендә Татарстаннан читтә 307 мең тонна нефть чыгарылган, дип хәбәр итә "Татнефть" матбугат хезмәте.

Хисап чоры эчендә 276 мең тонна җиңел углеводородларның киң фракциясе эшләнгән, табигый нефть газын җыю күләме 884 млн куб метрга җиткән. Әшәлче ятмасында югары үзлеккә ия нефть 237 мең тонна күләмендә чыгарылган, барлыгы 2015 елның 1 гыйнварына 562 мең тонна нефть чыгарылган.

Табыш-нетто (НДС һәм экспорт пошлинасыннан башка) 392,4 млрд сум тәшкил итә. Финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча 104 млрд сум табыш алынган. Чиста табыш - 82 млрд сум. Түләнгән салымнар һәм түләүләр күләме - 313,8 млрд сум.

«Татнефть» компанияләр төркеменең җитештерү эшчәнлегенең барлык төрләре буенча инвестицион программа үтәлешенә 68,4 млрд сум юнәлдерелгән, шул исәптән нефть чыгаруга - 41,6 млрд сум, нефть эшкәртүгә - 18,7 млрд сум.

Нефть чыгару һәм нефть эшкәртү өлкәсендә Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан әйдәп баручы фәнни-мәгариф учреждениеләре белән хезмәттәшлектә фәнни тикшеренүләргә ярдәм программасы каралды.
«Татнефть» ААҖ Директорлар советы инвестицион программа үтәлеше барышын да карады. Билгеләп үтелгәнчә, кертелгән инвестицияләр нефть чыгаруны 2,2 млн тонна күләмендә тәэмин итте. Түбәндәгеләргә инвестицияләр аеруча нәтиҗәле булды: катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыру, катламнарны гидроөзү, катламнарны бер үк вакытта аерым-аерым файдалану ысулларын куллану.

Утырышта «Татнефть» ААҖ акцияләре буенча дивидендлар турында, җәмгыятьнең еллык гомуми җыелышы турында да фикер алыштылар. Компания эшчәнлегенең башка мәсьәләләре дә каралды.

«Татар-информ»,

Әнвәр Маликов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев