Саба таңнары

15 июнь 2015 яңалыклары

  • 15 июнь 2015 - 13:25
    Россия көненә ярыш [фоторепортаж]
    Россия көне кысаларында Саба гимназиясендә "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Саба бүлекчәсе партиядән җирле үзидарә органнарына кандидатлыкка кандидатлар белән сайлап алучылар командалары арасында мини-футбол уены үткәрелде.
    526
    0
    0
  • 15 июнь 2015 - 13:03
    Балаларына нинди генә исемнәр кушмыйлар
    Латвиядә әти-әниләр кайвакыт әллә нинди ят исемнәр куярга мөмкин икән. Гражданлык һәм миграция эшләре буенча идарә соңгы еллардагы мәгълүматларны барлаган вакытта үзгә-сәер исемнәргә тап булган. Җирле газета "Neatkarigas Rita Avize" әлеге исемнәрне бастырып чыгарган. Бер генә тапкыр очраган исемнәр арасында менә мондыйлары бар: Потенция, Дурдона, Интерна, Электрия, Нирвана, Файла, Лексус,...
    505
    0
    0
  • 15 июнь 2015 - 11:20
    "Бөреле" станциясе янында ир-ат поезд астында калган [фото 18+]
    Биектау районында "Бөреле" тимер юл станциясе янында поезд астында калып 1956 елгы ир-ат һәлак булган. Әлеге һәлакәт турында бүген төштән соң хәбәр керә. Беренчел фаразлар буенча, әлеге ир-ат шушы урыннан ерак түгел генә шәхси йортта яшәгән. Ул әллә исерек булган, әллә инде яшәүдән туйганмы - муены белән рельска егылган. Шуның...
    484
    0
    0
  • 15 июнь 2015 - 11:07
    Нигә, әни, язмышыма үч иттең
    Миңа 5-6 яшь тирәсе булгандыр. Урамда уйнап йөргәндә кул чугы бөкрәеп, өскә карап торган апаны күреп, тетрәнгәнем истә калган. Капка төбендә утырган дәү әнидән: "Ул апаның кулы нигә шундый?" - дип сорадым. "Балачакта әнисе тәрәзә төбенә утырткан булган. Бала шуннан егылып төшеп, кулын әнә шулай имгәткән. Гомерлеккә гарип калды бичара",...
    474
    0
    0
  • 15 июнь 2015 - 11:00
    Печенье ашарга ярамый торган лагерь
    Боровое Матюшинода оешкан "Ветер перемен" лагерендә 7-13 яшькә чаклы тулы гәүдәле балалар ял итә. Әлеге лагерь гәүдә авырлыгы артык зур булган балалар өчен махсус оешкан һәм Россиядә дә бердәнбер санала икән. Биредә балалар белән диетологлар, табиблар, тренерлар, психологлар эшли. Бу лагерьдә ял итүче балаларны дөрес тукландыру, физик эшкә җәлеп итәүгә...
    534
    0
    0
  • 15 июнь 2015 - 07:36
    "Динамо-Казан" хоккейчылары быел 12 нче мәртәбә ил чемпионнары булып танылды
    Кичә, 14 июньдә, Казанда чирәмдәге хоккей буенча Россия чемпионаты җиңүчеләре - Динамо-Казан"командасын тәбрикләделәр. Тантаналы чарада ТР Президент Аппараты җитәкчесе, "Динамо" физкультура-спорт җәмгыяте Советы рәисе Әсгать Сәфәров, ТР чирәмдәге хоккей федерациясе президенты Борис Павлов һәм башка рәсми затлар катнашты. "Динамо-Казан" хоккейчылары быел 12 нче мәртәбә ил чемпионнары булып танылды. Ә шушы...
    471
    0
    0
  • 15 июнь 2015 - 07:27
    Рөстәм Миңнеханов бердәм булырга өнди
    Кичә Изге Болгар Җыены узды. Истәлек билгесе каршындагы Изге Болгар җыенын рәсми ачу тантанасында Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Киңәшчесе, Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу буенча Республика фонды попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев, шулай ук, "Милли тормыш һәм дин" VI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы делегатлары катнашты....
    428
    0
    0
  • 15 июнь 2015 - 07:06
    30 градус эсселек көтелә
    Татарстан синоптиклары фаразлавынча, бүген 15 июнь көнне алмашынучан болытлы һава, урыны белән яңгыр яварга, яшен булырга мөмкин.
    475
    0
    0
  • 15 июнь 2015 - 06:52
    Тбилиси шәһәрендә су басу [фоторепортаж]
    фотолар: Коммерсантъ
    419
    0
    0
  • 15 июнь 2015 - 06:39
    Россия кабат оттырды: Фабио Капелло вазифасыннан алынырмы
    Кичә, 14 июнь кичендә, 2016 елгы Европа чемпионатына сайлап алу турнирының чираттагы матчында Россия футбол җыелмасы үз кырында Австрия командасына оттырды - 0:1. Шулай итеп, ил җыелмасының Европа чемпионатының финал өлешенә узу мөмкинлеге тагын да кими төште. Әлеге җиңелүдән соң Россия футбол җыелмасы баш тренеры Фабио Капеллоның вазифасыннан алыну мөмкинлеге...
    426
    0
    0
  • 15 июнь 2015 - 06:13
    Бүген Грузиядә матәм көне [+видео]
    Соңгы мәгълүматка караганда Грузияне су басуда 13 кеше һәлак булган, 24 кеше хәбәрсез югалган дип санала.
    482
    0
    0
  • 15 июнь 2015 - 06:01
    Дөрестән дә, балалар яшәү яме дә, яшәү тәме дә
    Казанның Авиатөзелеш районында урнашкан балалар бакчасының берсендә тәрбияче булып эшләүче дустым үзләренә күптән кунакка чакыра иде инде. Эш урынын, җитәкләгән группасын, үзен икенче аналарыдай яраткан балаларын күрсәтәсе килә. Ниһаять, беркөнне бар эшләремне ташлап, кызымны җитәкләп, дустым эшләгән балалар бакчасына киттем. Без килеп кергәндә, Лилияне (кайбер фактлар аркасында дустымның исеме үзгәртелде)...
    515
    0
    0
  • 15 июнь 2015 - 05:50
    Авыл кем кулына кала
    Майның ямьле көннәрендә авылда яшәп алырга туры килде. Табигатьнең искиткеч матур вакыты. Хуш исләр, саф һава тәнгә-җанга рәхәтлек бирә. Бигрәк тә шәһәр кешесе өчен тансык мизгелләр. Тик авылда табигатьнең матурлыгын күрергә генә вакыт җитми.
    748
    0
    0
  • 15 июнь 2015 - 05:34
    Полиция хезмәткәрләре пенсионер апаны көчләгәннәр дип фаразлый
    75 яшьлек хатын-кызның үле гәүдәсенә тап булалар. Тәртип сагында торучылар аны үләр алдыннан көчләгәннәр дип фаразлый. Гәүдәне Казанда Волгоградская урамындагы йорт фатирында табалар. Башта экспертлар көчләп үтергән билгеләрен тапмыйлар. Әмма үлүченең тышкы кыяфәте аның үз үлеме белән түгел, ә бәлки тормышының соңгы минутларында көчләүләре хакында сөйли. Фатирындагы улы әнисе белән...
    487
    0
    0
Реклама