Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Динамо-Казан" хоккейчылары быел 12 нче мәртәбә ил чемпионнары булып танылды

Кичә, 14 июньдә, Казанда чирәмдәге хоккей буенча Россия чемпионаты җиңүчеләре - Динамо-Казан"командасын тәбрикләделәр. Тантаналы чарада ТР Президент Аппараты җитәкчесе, "Динамо" физкультура-спорт җәмгыяте Советы рәисе Әсгать Сәфәров, ТР чирәмдәге хоккей федерациясе президенты Борис Павлов һәм башка рәсми затлар катнашты. "Динамо-Казан" хоккейчылары быел 12 нче мәртәбә ил чемпионнары булып танылды. Ә шушы...

Кичә, 14 июньдә, Казанда чирәмдәге хоккей буенча Россия чемпионаты җиңүчеләре - Динамо-Казан"командасын тәбрикләделәр. Тантаналы чарада ТР Президент Аппараты җитәкчесе, "Динамо" физкультура-спорт җәмгыяте Советы рәисе Әсгать Сәфәров, ТР чирәмдәге хоккей федерациясе президенты Борис Павлов һәм башка рәсми затлар катнашты.




"Динамо-Казан" хоккейчылары быел 12 нче мәртәбә ил чемпионнары булып танылды. Ә шушы көннәрдә генә Казанда БДБ чемпионаты да төгәлләнде. Алдан килешү буенча соңгы 4 матч Казанда узды. Беренче өч уенда җиңү яулаганнан соң, "Минск" командасына каршы уен нәтиҗәсе артык әһәмияткә ия түгел иде. Һәм әлеге матч уртак исәпкә (4:4) төгәлләнде. Шулай итеп, "Динамо-Казан" командасы беренче БДБ чемпионатының да җиңүчеләре булып танылды.



- Казан - Россиянең спорт башкаласы булуы берәүдә дә шик тудырмый торгандыр, - диде Әсгать Сәфәров. - Казан командалары һәм спортчыларының уңышлары шул хакта сөйли. "Динамо-Казан" командасыирешкән биеклекләр дә - шуның ачык мисалы.

- Бүген без спорт бәйрәменең шаһиты булдык, - дип сүз алды Борис Павлов. - Команданың уңышлары артында баш тренер Араик Маргарянның да зур тырышлыгы ята. Озак еллар дәвамында куйган хезмәте өчен олы рәхмәтләремне җиткерәм. Соңгы 15 елда 12 мәртәбә Россия чемпионы булып калу - чын спорт батырлыгы.

Шамил АБДЮШЕВ фотолары.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев