Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россия кабат оттырды: Фабио Капелло вазифасыннан алынырмы

Кичә, 14 июнь кичендә, 2016 елгы Европа чемпионатына сайлап алу турнирының чираттагы матчында Россия футбол җыелмасы үз кырында Австрия командасына оттырды - 0:1. Шулай итеп, ил җыелмасының Европа чемпионатының финал өлешенә узу мөмкинлеге тагын да кими төште. Әлеге җиңелүдән соң Россия футбол җыелмасы баш тренеры Фабио Капеллоның вазифасыннан алыну мөмкинлеге...

Кичә, 14 июнь кичендә, 2016 елгы Европа чемпионатына сайлап алу турнирының чираттагы матчында Россия футбол җыелмасы үз кырында Австрия командасына оттырды - 0:1. Шулай итеп, ил җыелмасының Европа чемпионатының финал өлешенә узу мөмкинлеге тагын да кими төште.

Әлеге җиңелүдән соң Россия футбол җыелмасы баш тренеры Фабио Капеллоның вазифасыннан алыну мөмкинлеге хакында да сүзләр чыкты. "Сез отставкага китү турында уйлана башлау өчен Россия командасы тагын ничә тапкыр оттырырга тиеш? Иртәнгә кадәр үзегез китмисезме?" - дип сорадылар тренердан матбугат конференциясе вакытында.

- Соравыгыз өчен рәхмәт, - диде баш тренер. - Эш бирүчеләр белән сөйләшүдән качарга җыенмыйм. 8 ай бушка эшләдем. Әгәр дә акча гына кызыксындырса, күптән Халыкара футбол федерациясенә мөрәҗәгать итәр идем. Россиягә хөрмәт йөзеннән бу адымга бармадым. Һәр тәнкыйтьне дә кабул итәм. Бу - эшемнең бер өлеше. Ләкин файдалы һәм урынлы тәнкыйть кенә булсын.

Россия спорт министры Виталий Мутко Фабио Капелло белән сөйләшү булачагын ышандырды. "Ике көн сабыр итегез - барысын да чишәрбез", - диде министр.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев