Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов бердәм булырга өнди

Кичә Изге Болгар Җыены узды. Истәлек билгесе каршындагы Изге Болгар җыенын рәсми ачу тантанасында Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Киңәшчесе, Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу буенча Республика фонды попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев, шулай ук, "Милли тормыш һәм дин" VI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы делегатлары катнашты....

Кичә Изге Болгар Җыены узды.

Истәлек билгесе каршындагы Изге Болгар җыенын рәсми ачу тантанасында Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Киңәшчесе, Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу буенча Республика фонды попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев, шулай ук, "Милли тормыш һәм дин" VI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы делегатлары катнашты. Җыенга, шул исәптән чит илләрдән дә барлыгы 30 меңнән артык кеше килгән иде. Җыенны ачу тантанасына кадәр, Ак мәчеттә Россия мөселманнарының социаль доктринасы кабул ителде. Анда Рөстәм Миңнеханов Россиянең төп мөселман үзәкләре составына керә торган Диния нәзарәтләре рәисләре белән очрашты.

Кунаклар Болгар белән якынрак танышты, чара кысаларында Халыкара археология мәктәбен дә карадылар. Элеге эштә 25ләп илдән галимнәр һәм археологлар катнаша. Төп максат: Болгар нигезендә Татарстан археологлары туплаган тәҗрибә белән уртаклашу, археология эшенә яшьләрне җәлеп итү. Халыкара археология мәктәбеннән ерак түгел Болгар һөнәрчелеге үзәге экспозицияләрен презентацияләү булды. Кунаклар аш-су осталыгы үрнәкләрен, тимерчелек һөнәре, кул эшләнмәләре белән таныша алды.

Сүз уңаеннан, 12-14 июнь көннәрендә Казанда "Милли тормыш һәм дин" VI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы узды. Быелгы форумга барлыгы 900 дән артык делегат килгән иде. Делегатлар һәм кунаклар "Минем гаиләмнең шамаиле" конкурсында катнашучыларның эшләре күргәзмәсен карый алды, хәләл продукция сатып алу мөмкинлеге дә бар иде. Форумда Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

- Форум быел алтынчы тапкыр уздырыла. Биредә дини мәсьәләләр генә түгел, башка сораулар да карала. Милләтнең киләчәге, телебез, яшьләребез хакында фикер алышабыз. Бер-береңне тыңлау - бик кирәк әйбер. Ислам динен пычратырга теләүчеләр дә бик күп. Бердәм булып, без моңа каршы торырга тиеш, - диде Татарстан лидеры. Кайбер делегатларга Татарстан Президентының Рәхмәт хатлары да тапшырылды.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X