20 сентябрь 2015 яңалыклары
-
20 сентябрь 2015 - 06:02Супер Айны күрмичә калма28 сентябрь төнендә Супер Айның Русиянең көнбатыш өлешендә яшәүчеләргә яхшырак күренәчәк. Башка җирләрдә яшәүчеләргә дә борчылыр урын юк, алар да ай тотылуын күрәчәк. Дөрес, алай ук якын һәм төгәл итеп түгел. Астрономнар Айның Җиргә иң минималь арага кадәр якынаюын "Супер ай" дип атый. Соңгы тапкыр моны 1982 елда күзәткән иделәр....
-
20 сентябрь 2015 - 05:5917 яшьлек егет армиядән куркып, үзен-үзенә кул салганМалай мәктәптә һәрвакыт читкә кагыла һәм ул армиядә дә шундый хәл дәвам итәр дип курка. 11 сентябрь көнне яшүсмер үз фатирында тормыш белән хушлаша. Әнисе улының армиядән бик куркып, анда аны үлем көтүенә ышанып яшәгәнен сөйли. Күптән түгел аны егетләр кыйнаган була һәм малай армиядә дә кыйналып яшәячәген әйтә. 17...
-
20 сентябрь 2015 - 05:52Дима Биланның йортын талаганнарМәскәү артындагы Рассказовка авылында популяр җырчының йортын талаганнар. Билгесез кешеләр ишек йозакларын җимереп, эчкә узган һәм музыкантның сейфын алып чыгып киткән. Анда 9 миллион сум акча, җырчының алтын сәгате һәм дисклары булган. Караклар сакны, видеокүзәтүләрне дә җиңел узган, ә йорт янындагы видеокүзәтүнең дискын үзләре белән алып киткән. Якынча мәгълүматларга караганда,...
-
20 сентябрь 2015 - 05:48Баулыдан ерак түгел урында оча торган объект мәтәлеп төшкән [+фото, видео]Әлеге хәлдән соң шул урынны хәрбиләр чолгап алган. Гадәттән тыш хәл җомгага каршы төндә Оренбург өлкәсе Шарлык районында булган - билгесез оча торган объект җиргә егылып төшкән, дип яза "Слава труду". Җирле кешеләр әйтүенчә, алар күктә очып баручы ут йомгагы гына күргәннәр, кайбер йортларының тәрәзә пыялалары селкенгән. Мондый "көтелмәгән кунак"ны...
-
20 сентябрь 2015 - 05:411 октябрь көнне «Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясе радиомарафон үткәрә1 октябрь - Халыкара Өлкәннәр көне уңаеннан «Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясе «Кайгырту» фондына иганә җыю буенча радиомарафон үткәрә. Әлеге чара аз керемле гаиләләргә, мохтаҗларга, өлкәннәргә ярдәм күрсәтү максатыннан оештырыла. Радиомарафонда оешма-предприятиеләрнең, авыл җирлекләренең, шәхси эшмәкәрләрнең һәм барлык райондашларның актив катнашуын сорыйбыз.
-
20 сентябрь 2015 - 05:35Хезмәт һәм спорт янәшә [+фоторепортаж]16 сентябрь - алтын көзнең ямьле бер көнендә Байлар Сабасының "Олимп" стадионында мәгариф хезмәткәрләренең җәйге Спартакиадасы булып үтте.
-
20 сентябрь 2015 - 05:30«Кабак бәйрәменә» чакырабыз«Яшелчәләр патшабикәсе»ннән мул уңыш үстерүче райондашларыбыз әлеге бәйрәмне ел саен шатланып көтеп алалар. Бәйгене оештыручылар - «Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясе хезмәткәрләре быелгысын да бик күңелле үтәчәк дип вәгъдә итәләр һәм кабак үстерүчеләрне 24 сентябрь көнне Сабаның үзәк мәйданында сәгать14тә башланачак бәйрәмдә көтеп калалар.
-
20 сентябрь 2015 - 05:27Көзге ярминкәләр башландыКөз белән бергә ярминкәләр дә башланды. 12 сентябрьдә район хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре башкаланың Агропромышленность паркында сату итеп, шәһәр халкының табынын баетты. "Шәһәр халкы ярминкәгә бик сусаган. Сөт-май продуктларын, бәрәңге һәм итне чират торып алып бетерделәр", - ди оештыручылар. "Шытсу" җәмгыяте - бәрәңге һәм бөртек, "Саба" җәмгыяте "Сатыш" бригадасы...
-
20 сентябрь 2015 - 05:18Урманчылар көне белән!Хөрмәтле урманчылар, тармак ветераннары, хезмәт юлын яшел хәзинәбезне ишәйтүгә багышлаучылар! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз.
-
20 сентябрь 2015 - 05:15Балигъ булмаган балалар кичке 22.00 сәгатьтән соң тотылса 2000 сум штрафБалигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең 9 сентябрьдә узган чираттагы утырышында барлыгы 23 эш каралды. Тикшерелгән материалларның алтысы Олы Кибәче авыл җирлегеннән булган укучыларның кичке 22.00 сәгатьтән соң полиция тарафыннан тоткарлануларына кагылышлы иде. Укучылар үз гаепләрен танып, әти-әниләре белән бергә комиссия алдында җавап тоттылар. Мәктәп дирекциясе һәм авыл...
-
20 сентябрь 2015 - 05:11Югары Симет авыл җирлеге башлыгына хокук бозу турыда эш кузгатылдыРайон прокуратурасы җирле үзидарә органнарында гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе турындагы законнарның үтәлеше тикшереп, закон таләпләренең үтәлмәве фактларын ачыклады. "Россия Федерациясендә гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе турында" Федераль закон (02.05.2006, №59) нигезендә дәүләт, җирле үзидарә органнары яки вазифаи зат мөрәҗәгатьләрнең объектив, һәрьяклап һәм вакытында, зарури булган очракта мөрәҗәгатьне җибәргән кеше катнашында каралуын...