Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Югары Симет авыл җирлеге башлыгына хокук бозу турыда эш кузгатылды

Район прокуратурасы җирле үзидарә органнарында гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе турындагы законнарның үтәлеше тикшереп, закон таләпләренең үтәлмәве фактларын ачыклады. "Россия Федерациясендә гражданнар мөрә­җәгатен карау тәртибе турында" Федераль закон (02.05.2006, №59) нигезендә дәүләт, җирле үзидарә органнары яки вазифаи зат мөрәҗәгатьләрнең объектив, һәрьяклап һәм вакытында, зарури булган очракта мөрәҗәгатьне җибәргән кеше катнашында каралуын...

Район прокуратурасы җирле үзидарә органнарында гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе турындагы законнарның үтәлеше тикшереп, закон таләпләренең үтәлмәве фактларын ачыклады.

"Россия Федерациясендә гражданнар мөрә­җәгатен карау тәртибе турында" Федераль закон (02.05.2006, №59) нигезендә дәүләт, җирле үзидарә органнары яки вазифаи зат мөрәҗәгатьләрнең объектив, һәрьяклап һәм вакытында, зарури булган очракта мөрәҗәгатьне җибәргән кеше катнашында каралуын тәэмин итәргә бурычлы. Шуңа да карамастан, Югары Симет авыл җирлеге башкарма комитетында Д.Нургалиевтан төзелеш материалларын вакытлыча сакларга рөхсәт бирүне сорап язган гаризасы законда каралган срокта теркәлми. Шулай ук Д.Закировның да йорт салу өчен җир кишәрлеге сорап язган гаризасы да вакытында каралмый һәм аңа язмача җавап бирелми. Нәтиҗәдә Югары Симет авыл җирлеге башлыгына карата административ хокук бозу турыда эш кузгатылып, материаллары судка бирелде. Җәмәгать судьясы карары нигезендә җирлек башлыгы 5000 сум күләмендә штрафка тартылды.

Азат Закиров,

район прокуроры ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев