Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Көзге ярминкәләр башланды

Көз белән бергә ярминкәләр дә башланды. 12 сентябрьдә район хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре башкаланың Агропромышленность паркында сату итеп, шәһәр халкының табынын баетты. "Шәһәр халкы ярминкәгә бик сусаган. Сөт-май продуктларын, бәрәңге һәм итне чират торып алып бетерделәр", - ди оештыручылар. "Шытсу" җәмгыяте - бәрәңге һәм бөртек, "Саба" җәмгыяте "Сатыш" бригадасы...

Көз белән бергә ярминкәләр дә башланды. 12 сентябрьдә район хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре башкаланың Агропромышленность паркында сату итеп, шәһәр халкының табынын баетты. "Шәһәр халкы ярминкәгә бик сусаган. Сөт-май продуктларын, бәрәңге һәм итне чират торып алып бетерделәр", - ди оештыручылар. "Шытсу" җәмгыяте - бәрәңге һәм бөртек, "Саба" җәмгыяте "Сатыш" бригадасы - кәҗә сөте һәм сөт продуктлары, "Симет" җәмгыяте - бөртек, "Нырты" авыл хуҗалыгы предприятиесе - бал, "Әхмәтов" крестьян-фермер хуҗалыгы - сөт продуктлары, "Мөхәммәтшин" крестьян-фермер хуҗалыгы - йомырка, "Урта Саба" - сөт, "Экопродукт" җәмгыяте - сөт-май продуктлары, "Татмитагро" ит белән тәэмин иткән. Районыбыз пешекчеләре әзерләгән ризыкларны да яратып сатып алган кала халкы ярминкәнең. Чираттагысы 26 сентябрьдә узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев