Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Урманчылар көне белән!

Хөрмәтле урманчылар, тармак ветераннары, хезмәт юлын яшел хәзинәбезне ишәйтүгә багышлаучылар! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз.

Соңгы елларда урман хуҗалыгы зур яңарыш кичерә. Лесхоз бистәсендә Европада иң зур булган урман селекция-орлыкчылык үзәге ачылды, янгын-химия станциясе булдырылды, агач әзерләү эшләре яңа технология нигезендә алып барыла. Урман хуҗалыгы тармагындагы барлык уңай үзгәрешләр һәм уңышлар - шушы тармак кадрлары керткән өлеш ул. Районыбыз урманчылары - үз эшләренә чын күңелдән бирелгән квалификацияле белгечләр. Сезнең хезмәтегез традицияләре кадерләп саклана һәм яшь буынга тапшырыла. Бәйрәм көнендә барыгызга да рух күтәренкелеге, бетмәс-төкәнмәс энергия, Саба һәм күрше-тирә районнар урманнарын арттыруда уңышлар, сәламәтлек, бәхет телибез. Киләчәктә дә табигатьне яшелләндерүдә, урман мәйданнарын киңәйтүдә, халыкның агач продукциясенә ихтыяҗын канәгатьләндерүдә көчегезне кызганмассыз дигән ышаныч белдерәбез.

Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев