Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балигъ булмаган балалар кичке 22.00 сәгатьтән соң тотылса 2000 сум штраф

Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең 9 сентябрьдә узган чираттагы утырышында барлыгы 23 эш каралды. Тикшерелгән материалларның алтысы Олы Кибәче авыл җирлегеннән булган укучыларның кичке 22.00 сәгатьтән соң полиция тарафыннан тоткарлануларына кагылышлы иде. Укучылар үз гаепләрен танып, әти-әниләре белән бергә комиссия алдында җавап тоттылар. Мәктәп дирекциясе һәм авыл...

Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең 9 сентябрьдә узган чираттагы утырышында барлыгы 23 эш каралды. Тикшерелгән материалларның алтысы Олы Кибәче авыл җирлегеннән булган укучыларның кичке 22.00 сәгатьтән соң полиция тарафыннан тоткарлануларына кагылышлы иде. Укучылар үз гаепләрен танып, әти-әниләре белән бергә комиссия алдында җавап тоттылар. Мәктәп дирекциясе һәм авыл җирлеге тарафыннан укучыларга уңай характеристика бирелү сәбәпле, кисәтү чарасы кулланылды. Комиссия рәисе Расих Закирҗанов икенче тапкыр беркетмә төзелгән очракта, 2000 сум штраф түләргә туры киләчәген искәртте. Килдебәк авыл җирлегеннән шулай ук чикләнгән сәгатьтән соң полиция тарафыннан тоткарланган ике яшүсмернең әти-әнисенә дә кисәтү белдерелде. Еш кына комиссиягә 9нчы сыйныфны тәмамлап, укуын махсус уку йортларында дәвам итүче төнлә йөргән студентлар чакырыла. Чөнки 18 яше тулмаган яшүсмер комендант сәгатеннән соң кайда булуына карамастан, полициягә очраса, беркетмә укучы теркәлгән районның балигъ булмаганнар эшләре комиссиясенә юллана. Әти-әниләр бу хакта да исләреннән чыгармасыннар иде. Шулай ук Саба шәһәр, Шекше, Сатыш авыл җирлекләреннән булган ир-атларның балигъ булмаган балаларын тәрбияләүдә үз вазифаларын тиешенчә үтәмәгәннәре өчен 100, 500, 1000 сум штраф чарасы кулланылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев