21 сентябрь 2015 яңалыклары
-
21 сентябрь 2015 - 12:59Балык Бистәсе районында коточкыч һәлакәт [фото +18]Куркыныч юл-транспорт һәлакәте бүген, 21 сентябрьдә, балык бистәсе районында булган. Балыклы Чүкәй авылыннан ерак түгел урында, М-7 трассасында берничә автомобиль бәрелешкән. Кайбер мәгълүматлар буенча ике "Лада" һәм бер йөк машинасы бәрелешкән. Һәлакәт аркасында хәтта бер машинага ут каба. Үлүчеләр дә бар, тикшерү эше бара. Интертат.ру
-
21 сентябрь 2015 - 12:29Иртәгә “Автомобильсез бер көн” акциясе22 сентябрьдә "Автомобильсез бер көн" акциясе уздырыла. Ул Бөтендөнья күләмендә барачак. Татарстанда әлеге акциядә 2009 елдан башлап, 60 меңнән артык шофер катнаша.
-
21 сентябрь 2015 - 11:09Галимнәр нинди продуктлар депрессияне булдырмауга булыша икәнен ачыкладыКүптөрле тикшерүләр үткәрелгәннән соң, галимнәр кешеләрнең психик халәтенә ит ризыклары һәм татлы ризыклар тискәре йогынты ясый дип таптылар. Ә депрессия килеп чыгу куркынычын җиләк-җимеш, яшелчәләр, кыяклы ашлык һәм чикләвек кебек ашамлыклар бетерә икән.
-
21 сентябрь 2015 - 11:07Кеше кыйнаганга 771 мең сум штрафПолиция бүлегендә кыйналган ир-ат матди зыян сыйфатында шуның кадәр акча сораган. Казанның Вахитов районы судына аның дәгъвасы (иск) кергән. Ир-ат федераль ведомстволардан акча түләтүне мәҗбүр итүләрен сораган. Бу хәл 2013 елның сентябрендә үк булган. Чистай участковые тоткарланган адәмгә тизрәк җинаятьне ачасы килү теләге белән тимер кастет белән биш тапкыр суккан...
-
21 сентябрь 2015 - 10:09Ризат Рамазанов: «Исемем Италия кухнясындагы бер ризык белән аваздаш»- Ризат, татар эстарасында син - чагыштырмача яңа кеше. Газета укучыларны үзең белән таныштырып үт әле. - Тумышым белән Саба районы Алан-Елга дигән авылдан мин. Әтием Ринат, әнием Гөлйөзем исемле. Гөлсирин исемле сеңлем бар. Әти урман хуҗалыгында эшли, әни терлекчелек өлкәсендә хезмәт куя. Үземнең дә кечкенә генә булса да дәүләтем...
-
21 сентябрь 2015 - 07:44Питрәч районында "чупакабра"ны тотканнар [+фото]Әлеге җәнлек Питрәч районындагы халыкка шактый зыян китерергә - йорт кошларының канын эчеп, кайберләрен буып үтерергә өлгергән була инде. Хуҗалыкларда кош-кортлар үлә башлагач, халык арасында кабат "чупакабра" турында имеш-мимешләр таралып өлгерә. Ниһаять, әлеге билгесезлеккә ачыклык кергән. Бер ир-ат сагалап торып, үз хуҗалыгындагы тавыкларын бугазлаган җәнлекне кәшәкә белән бәреп үтергән. "Чупакабра"...
-
21 сентябрь 2015 - 07:04Яшьләр китә... Ходай сабырлыктан аермасынЯшьләр китә... Әтнәдә булган юл фаҗигасеннән айнып бетеп тә булмады, кабат үлем турында хәбәр. Әти-әнисе чыгышы белән Олы Мәңгәрдән булган Арча егете Айдар юл һаләкәтендә күзләрен мәңгегә йомган. Акыллы, тырыш, тәртипле гаиләдә үскән егет Олы Мәңгәргә дәүәнисе, абыйлары йортында еш кына кунакка кайта иде. Әле армия хезмәтендә булып кайтуына да...
-
21 сентябрь 2015 - 07:01Илкүләм иминлек фондына акчаны пенсионерлардан алаларРФ Финанслар министрлыгы 2016 елдан башлап пенсия яшен арттырырга тәкъдим итә. Чөнки 2018 елда Резерв фондында һәм Илкүләм иминлек фондында акча бетәргә мөмкинлеген фаразлый, дип яза «Ведомости» газетасы. Шәһри Казан
-
21 сентябрь 2015 - 06:39“Колобок“ның уңышы - 350-400 центнер [+фоторепортаж]Быел бәрәңге уңышы куанырлык. "Икенче икмәк" салынган капчыклар күпләрнең бакчасын ямьли. Туфракны казып чыгаргач та җир өстенә сибелгән бәрәңгеләрне күрү соңгы елларда бик зарыктырган иде.
-
21 сентябрь 2015 - 06:34Ялкаулыкны җиңәргә әйбәт киңәшләр1. Көннең планын язып куеп, андагы барлык эшләрне дә башкарып чыгарга тырышыгыз. 2. Үз алдыгызга максат куегыз. 3. Актив һәм уңышлы кешеләр белән аралашыгыз. 4. Эшегез гел бертөрле генә күренсә, кызыклы эшкә күчегез. 5. Һәр зур эш өчен үзегезне бүләкләргә өйрәнегез. 6. Зур эшне ваклап эшләгез. 7. Һәр егерме минут...
-
21 сентябрь 2015 - 05:37Әбиләр чуагы дәвам итәТатарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе атнаның беренче көне - 21 сентябрьгә булган фаразлары белән уртаклашты. Бүген Татарстанда аязучан болытлы һава торышы хакимлек итә. Явым-төшем көтелми. Талгын җил исә. Республика районнарында көндезге һава температурасы уртача 18-23 градус булачак. Сабада 16-19 градус җылы көтелә. 22 сентябрьгә каршы төндә аязучан һава...
-
21 сентябрь 2015 - 05:22Пенсионерларга музей бушлай1нче октябрьдән 10нчы октябрьгә кадәр пенсионерлар Казан Кремле музейларына бушлай керә алачак. Мондый акция Өлкәннәр көне декадасы кысаларында оештырыла. "Казан Кремле" музей-тыюлыгы составына Татарстанның табигый тарих музее, Ислам мәдәнияте музее, Татарстан дәүләтчелеге музее, "Эрмитаж-Казан" үзәге, "Манеж" күргәзмә залы, Артиллерия ишегалды музее һәм Благовещенск соборы тарихи музее керә. Кремль музейларына керү...