Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яшьләр китә... Ходай сабырлыктан аермасын

Яшьләр китә... Әтнәдә булган юл фаҗигасеннән айнып бетеп тә булмады, кабат үлем турында хәбәр. Әти-әнисе чыгышы белән Олы Мәңгәрдән булган Арча егете Айдар юл һаләкәтендә күзләрен мәңгегә йомган. Акыллы, тырыш, тәртипле гаиләдә үскән егет Олы Мәңгәргә дәүәнисе, абыйлары йортында еш кына кунакка кайта иде. Әле армия хезмәтендә булып кайтуына да...

Яшьләр китә... Әтнәдә булган юл фаҗигасеннән айнып бетеп тә булмады, кабат үлем турында хәбәр. Әти-әнисе чыгышы белән Олы Мәңгәрдән булган Арча егете Айдар юл һаләкәтендә күзләрен мәңгегә йомган. Акыллы, тырыш, тәртипле гаиләдә үскән егет Олы Мәңгәргә дәүәнисе, абыйлары йортында еш кына кунакка кайта иде. Әле армия хезмәтендә булып кайтуына да бары ике ай гына үткән. 21 яшьлек чибәр, яшәү дәрте белән янып торган егетнең шулай китеп баруы бик кызганыч. Әнисенә, әтисенә, абыйларына, якыннарына Ходай сабырлыклар бирсен. Авыр туфрагың җиңел булсын, Айдар.

Әтнә таңы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев