Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

“Колобок“ның уңышы - 350-400 центнер [+фоторепортаж]

Быел бәрәңге уңышы куанырлык. "Икенче икмәк" салынган капчыклар күпләрнең бакчасын ямьли. Туфракны казып чыгаргач та җир өстенә сибелгән бәрәңгеләрне күрү соңгы елларда бик зарыктырган иде.

Район хуҗалыкларында да бүгенге көндә бәрәңге игелгән мәйданнарның соңгы буразналарындагы уңышны җыю бара. Уртача уңыш - 160 центнер.

"Саба" җәмгыятенең Явлаштау һәм Тимершык бригадаларында чагыштырмача мул уңыш чыккан. Билгеле, бәрәңге игелгән һәр гектарда да түгел. Мисалга, "Явлаштау" бригадасында "икенче икмәк"не 18 гектар мәйданда утыртканнар. Шуның 10 гектарында яңа төр "Колобок" сортын үстергәннәр. Гектарыннан 350-400 центнер уңыш биргән. Яңа сорттан калышмаган, моңарчы сыналганнарының гектар чыгышы - 210 центнер.
Алдагы елларда хуҗалык бәрәңгене сугару өчен уңайлы урынга - инеш якын тау башындагы кырга утырта иде. Быел урынын үзгәрткәннәр: узган ел арыш үстерелгән мәйданда үстереп карарга булганнар. Арыш чәчелгәнче пар җире буларак ял иткән кырга күп күләмдә тирес тә кертелгән.
-Тау башы ягындагы басуда туфрагы да кәсләнә башлаган иде, - дип сөйли хуҗалыкның агрономы Наил Фәйзрахманов. - Бәрәңге утыртасы мәйданны көздән тирәннән бик яхшылап эшкәртеп калырга кирәк. Аннан соң берничә сорт утырту отышлы. Һава торышы берсенә туры килмәсә икенчесенә туры килә. Беркайчан да бер генә сортка ышанып калырга ярамый, - дип киңәш итә ул.

19-22 май көннәрендә Җәүдәт Рәхимуллин агрегаты утырткан бәрәңгеләр муллык китергән. "Утырткач һәм тишелеп чыккач бәрәңге сай калмасынга буразнаны күтәртеп чыктык. Рәт араларын өч тапкыр эшкәрттек. Фитофторозга һәм черек авыруына каршы бер тапкыр эшкәртеп чыктык. Бу эшләрне ел да башкарабыз инде", - ди агроном.

Сабагын бер атна алдан урдырып, 5 сентябрьдә казырга чыкканнар. Тәҗрибәле тракторчы Заһит Галиевның "Беларус" тракторына тагылган "Гримма" бәрәңге алу комбайны иртәнге җидедән эшли башлый. Саба аграр көллияте һәм Кукмараның Янил һөнәр училищесы студентлары - Дилүс Яруллин, Фидәрис Әүхәдиев, Азат Газизуллин, Рафил Шамилов та хуҗалыкка ярдәм итә алуларына шат. Буразнаның озынлыгы бер чакрымга җитә. "Гримма" комбайны бәрәңге "чүпләп" чыкканчы Исмәгыйль Газизов "Беларус"ының арбасына төялгән бәрәңгене базга ташый.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X