Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пенсионерларга музей бушлай

1нче октябрьдән 10нчы октябрьгә кадәр пенсионерлар Казан Кремле музейларына бушлай керә алачак. Мондый акция Өлкәннәр көне декадасы кысаларында оештырыла. "Казан Кремле" музей-тыюлыгы составына Татарстанның табигый тарих музее, Ислам мәдәнияте музее, Татарстан дәүләтчелеге музее, "Эрмитаж-Казан" үзәге, "Манеж" күргәзмә залы, Артиллерия ишегалды музее һәм Благовещенск соборы тарихи музее керә. Кремль музейларына керү...

1нче октябрьдән 10нчы октябрьгә кадәр пенсионерлар Казан Кремле музейларына бушлай керә алачак.

Мондый акция Өлкәннәр көне декадасы кысаларында оештырыла.

"Казан Кремле" музей-тыюлыгы составына Татарстанның табигый тарих музее, Ислам мәдәнияте музее, Татарстан дәүләтчелеге музее, "Эрмитаж-Казан" үзәге, "Манеж" күргәзмә залы, Артиллерия ишегалды музее һәм Благовещенск соборы тарихи музее керә.
Кремль музейларына керү шулай ук 30нчы ноябрьдә балалар белән килгән әниләр өчен дә бушлай булачак, дип хәбәр ителә Музей-тыюлыкның матбугат хезмәте.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев