Саба таңнары

10 октябрь 2015 яңалыклары

  • 10 октябрь 2015 - 19:14
    Югары Симет авылында шәхси йортта янгын чыккан [+фото]
    Бүген, 10 октябрҗ, кичке сәгать 16:39 минутта Югары Симет авылы Тукай урамында урнашкан шәхси хуҗалыктагы йортта янгын чыга. Зыян күрүчеләр һәм янгын чыгу сәбәпләре ачыклана.
    515
    0
    0
  • 10 октябрь 2015 - 06:23
    ДЦП авырулы инвалид кызчыкларны көчләүдә гаепләнә
    6 октябрьдә балигъ булмаган кызчыкны көчләүдә гаепләнеп, 21 яшьлек инвалидны тоткарлыйлар. Ул элек тә зур күләмдә наркотиклар әзерләгән һәм саткан өчен хөкем ителгән булган. Өченче төркем инвалидның хәзер моңа охшаш башка җинаятьләрен ачыклау бара. Исегезгә төшерәбез, Казанда күптән инде педофилны эзләү белән шөгыльләнәләр. Бар очракта да ул кызчыкларны подъездга песи...
    489
    0
    0
  • 10 октябрь 2015 - 06:15
    “Саба таңнары” газетасы иҗади бәйге игълан итә
    Хөрмәтле укучыларыбыз! "Саба таңнары" газетасы чыга башлауның 85 еллыгы уңаеннан сезнең арада яңа иҗади бәйге игълан итәбез. Конкурс эшләре 4 төрле номинация буенча кабул ителә.
    615
    0
    0
  • 10 октябрь 2015 - 06:07
    Шекше авылынан «Зиләйлүк» ансамбленең хыялы тормышка ашты
    Без, Шекше авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Зиләйлүк» ансамблендә йө­рүче 17ләп хатын-кыз Ка­занның тарихи урыннарын күрү турында хыяллана идек. Хыялыбыз тормышка ашты: җитәкчебез Ләйсән Хисмәтова безне Казанга алып барды. Без башкаланың гүзәллеген күреп хәйран калдык. Бик мөлаем экскурсовод кызыбыз Әлфия Хәлиуллина Казанның тарихи урыннары белән таныштырды. Кол Шәриф мәчетендә...
    599
    0
    0
  • 10 октябрь 2015 - 05:58
    Тимершык-Байлар сабасы юлы полосасында наркотик матдәле киндер үскән
    Район прокуратурасы Саба шәһәр һәм Тимершык авыл җирлекләрендә наркотик матдәләр турында закон таләпләренең үтәлешенә тикшерү үткәрде. Шул максаттан күрелгән чаралар барышында Тимершык авыл җир­леге биләмәсенә кергән Саба - Тимершык автомобиль юлыннан көньякка таба 2 километр ераклыкта урнашкан урман полосасында наркотик матдәле киндер үләне үсүе ачыкланды. Моннан тыш Саба шәһәр җирлеге...
    558
    0
    0
  • 10 октябрь 2015 - 05:54
    Саба районында авыл башлыклары алышынды
    Сайлаулардан соң районның биш муниципаль берәмлегендә авыл җирлекләре башлыклары алышынды. Аңарчы мәктәптә укытучы булып эшләгән Хаҗиев Айдар Хәнифулла улы - Тимершык, "Юлбат" авыл хуҗалыгы предприятиесенең Килдебәк бригадасында хезмәт куйган Заһидуллин Нияз Наил улы - Килдебәк, Явлаштау урта мәктәбендә укыткан Нуриев Ринат Хәмит улы - Явлаштау, кадет мәктәбе-интернатында тәрбияче булып эшләгән...
    431
    0
    0
  • 10 октябрь 2015 - 05:46
    Быел бәрәңге ник чери
    Авылда яшәүчеләрнең юанычы да, куанычы да бугай ул бәрәңге дигәннәре. Хәер, шәһәрнекеләр дә кимен куймый. Дача кишәрлеге никадәр генә кечкенә булмасын, әз булса да бәрәңге утыртырга тырыша. Ни дисәк тә, үзең үстергәнгә җитми инде. Ышанычлы да, тәмлерәк тә. Тик менә күбрәк булганда, саклау гына авыр. Быел ике бакчачының берсе, бәрәңгем...
    483
    0
    0
  • 10 октябрь 2015 - 05:43
    «Эссе» төркеменең киләчәге билгеле
    "Эссе" төркеме солисты Нияз Вәлиев үзе генә җырлый башлагач, халык "әллә "Эссе" төркеме таркалганмы?" дип төркемнең язмышы белән кызыксына башлады. Әмма егетләр бу имеш-мимешләрнең хак булмавын, киресенчә, якын арада яңа җырлар яздырырга җыенуларын белдерде. - 10 октябрьдә Германиянең Франкфурт шәһәрендә татарлар очрашуы булачак. Без - Казаннан берничә җырчы җыелышып, шунда...
    560
    0
    0
  • 10 октябрь 2015 - 05:37
    Су астына киткән машина йөртүчене тартып чыгардылар [+фото, видео]
    Мамадыш районы территориясендә М-7 трассасындагы коточкыч һәлакәт турында яңа мәгълүматлар пәйда булды. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, Нократ елгасы төбенә киткән фураның йөртүчесе һәлакәт урынында ук вафат булган. Аның гәүдәсен 23:55 сәгатьтә водолазлар табып ала. Аның шәхесе туганнары ярдәмендә ачыкланган. "Скания" машинасы йөртүчесе - 1987 елгы ир-ат, Чаллыда яшәгән....
    489
    0
    0
Реклама