Саба таңнары

Тимершык-Байлар сабасы юлы полосасында наркотик матдәле киндер үскән

Район прокуратурасы Саба шәһәр һәм Тимершык авыл җирлекләрендә наркотик матдәләр турында закон таләпләренең үтәлешенә тикшерү үткәрде. Шул максаттан күрелгән чаралар барышында Тимершык авыл җир­леге биләмәсенә кергән Саба - Тимершык автомобиль юлыннан көньякка таба 2 километр ераклыкта урнашкан урман полосасында наркотик матдәле киндер үләне үсүе ачыкланды. Моннан тыш Саба шәһәр җирлеге...

Район прокуратурасы Саба шәһәр һәм Тимершык авыл җирлекләрендә наркотик матдәләр турында закон таләпләренең үтәлешенә тикшерү үткәрде. Шул максаттан күрелгән чаралар барышында Тимершык авыл җир­леге биләмәсенә кергән Саба - Тимершык автомобиль юлыннан көньякка таба 2 километр ераклыкта урнашкан урман полосасында наркотик матдәле киндер үләне үсүе ачыкланды. Моннан тыш Саба шәһәр җирлеге муниципаль милке булып саналган җир кишәрлегендә, ягъни район үзәгендә урнашкан җаваплылыгы чикләнгән "Арба" җәмгыяте оешмасына керү юлында мәк үсүе дә билгеле булды. Әлеге фактлар буенча Саба шәһәр һәм Тимершык авыл җирлекләре башкарма комитетларына наркотик матдәләр турындагы закон таләпләренең бозылуы оч­рак­ларын бетерү таләбе белән прокурор тәкъ­димнәре кертелде. Хәзер алар каралу стадиясендә.

Рәшит Ахунов,

район прокуроры урынбасары.

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: