Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шекше авылынан «Зиләйлүк» ансамбленең хыялы тормышка ашты

Без, Шекше авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Зиләйлүк» ансамблендә йө­рүче 17ләп хатын-кыз Ка­занның тарихи урыннарын күрү турында хыяллана идек. Хыялыбыз тормышка ашты: җитәкчебез Ләйсән Хисмәтова безне Казанга алып барды. Без башкаланың гүзәллеген күреп хәйран калдык. Бик мөлаем экскурсовод кызыбыз Әлфия Хәлиуллина Казанның тарихи урыннары белән таныштырды. Кол Шәриф мәчетендә...

Без, Шекше авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Зиләйлүк» ансамблендә йө­рүче 17ләп хатын-кыз Ка­занның тарихи урыннарын күрү турында хыяллана идек. Хыялыбыз тормышка ашты: җитәкчебез Ләйсән Хисмәтова безне Казанга алып барды. Без башкаланың гүзәллеген күреп хәйран калдык. Бик мөлаем экскурсовод кызыбыз Әлфия Хәлиуллина Казанның тарихи урыннары белән таныштырды. Кол Шәриф мәчетендә һәм башка истәлекле урыннарда булдык. Горький паркында ял итеп алдык. Кичен К.Тинчурин театрында «Гашыйклар тавы» спектаклен карадык. «Яшен» җәмгыяте шоферы Равил Гарипов безне исән-имин йөртеп алып кайтты. Искиткеч матур, көзге сәяхәт булды бу.

Флюра Хәннанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев