Саба таңнары

14 октябрь 2015 яңалыклары

  • 14 октябрь 2015 - 13:04
    Лаешта балыкчыны көрәк белән кыйнап үтергәннәр дә машинасында яндырганнар [+видео]
    38 яшьлек Сергей Елесин 10 октябрьдә югалган иде. Социаль челтәрләрдә аны эзләү турында мәгълүмат тиз таралды. Лаеш районында булган юл һәлакәтен күрүчеләрне эзләделәр. Бүген Тикшерү комитеты һәм Эчке эшләр министрлыгы балыкчыны үтерүдә шикләнелүче абыйлы-энеле ике ир-атны кулга алу турында хәбәр итте. Тикшерүчеләр фикеренчә, 10 октябрьдә Chevrolet Niva машинасында чыгып киткән...
    454
    0
    0
  • 14 октябрь 2015 - 12:58
    Якты кирәк булса, урамга чык, диде киленем
    - Әле ярый өемнән куып чыгармыйлар. Шунысына рәхмәт укырсың. Юкса балаларымны бер дә әшәкелеккә өйрәтеп үс­термәдем. Кеше булсыннар дип тәрбияләдем, - дип сөйли Казанның Карьер бистәсендә яшәүче Сания апа.- Гомерем буена заводта эш­ләдем. Яшьли кияүгә чыгып, бер-бер артлы ике бала таптым. Алардан соң туган игезәкләрем, 6 айлык булгач, үлеп киттеләр....
    452
    0
    0
  • 14 октябрь 2015 - 12:46
    Тавыш җыя алмаган депутат уен мәйданчыгын сүтеп алып киткән [+фото]
    Чувашиянең Ядрин шәһәрендә депутат Едра Жарков тавыш җыя алмагач, сайлауга кадәр куелган балалар уен мәйданчыгын сүтеп алып киткән. Шәһри Казан
    385
    0
    0
  • 14 октябрь 2015 - 11:55
    Анджелина Джоли 38 килограммга гына калган [+фото]
    Оскарлы актриса, режиссер һәм алты бала анасы Анджелина Джолиның сәламәтлеге какшап критик ноктага килеп җиткән. Сылу буй-сынлы ханым бик нык ябыгып 38 килограммга гына калган. Рак авыруларынннан саклану чарасы буларак ике ел элек сөт бизләрен, берничә ай элек кенә аналык бизләрен алдырган 40 яшьлек Анджелинаның хәле начараеп, бөтенләй хәлсезләнүен күреп...
    376
    0
    0
  • 14 октябрь 2015 - 11:49
    Штрафның яртысын гына түлисең килсә
    2016 елның 1 гыйнварыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафны 20 көн эчендә түләүчеләргә 50 процентлы ташлама ясалачак. Гадәттә ЮХИДИ идарә­сенең мәгълүмат базасында штраф түләү турында хәбәр бер тәүлек эчендә теркәлә, аннан дәүләт түләү системасына җибәрелә. Яңа елдан исә штрафларны яртылаш кына түләргә дә мөмкин икәнлеген күреп булачак. Аны түләгәндә...
    511
    0
    0
  • 14 октябрь 2015 - 11:44
    Карабодайга бәя күтәрелү гадәте бар
    Доллар белән бергә карабодайга да бәя күтәрелү гадәте бар. Үзебездә үс­терелгән бодайның килограммы өчен 85 сум түлә­гән чаклар да булды. Тү­рәләр, быел аңа кытлык булмас, бәя дә котырып үсмәс, диләр. РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы белдерүенчә, Рос­сиядә карабодай җитеш­терү 24 процентка артачак, ягъни 100 мең тоннадан 530 мең тоннага кадәр җитеш­тере­лә­чәк....
    384
    0
    0
  • 14 октябрь 2015 - 11:24
    Хатын эшләгәнгә дә риза
    Россиядәге ир-атларның 26 проценты, хатыны тапкан акча бөтен гаилә чыгымнарын капласа, эштән китеп, өйдә утырырга да риза. Күптән түгел Superjob порталы белгечләре ирләр арасында шундый кызыклы сораштыру уздырган. Тикшеренүдә Россиядә яшәүче 1,6 мең ир-ат катнашкан. Тормыш иптәшегезнең хез­мәт хакы гаилә чыгымнарын кап­лап барса, сез хуҗалык эш­ләре белән генә шөгыль­лә­неп, өйдә...
    417
    0
    0
  • 14 октябрь 2015 - 11:21
    Әни кеше телефон аша 14 яшьлек кызын көчләүләрен ишетеп торган
    Күршесенә кунакка керү Казанда яшәүче балигъ булмаган бала өчен аяныч тәмамланган. 14 яшьлек кыз өйдәгеләргә, дус кызы янына барам, дип чыгып киткән була. Әни кеше шалтыраткан вакытта кызы җинаятьчеләр кулына эләккән була инде. Телефоннан кызының ярдәм сорап кычкыруы, ир-атларның аннан көлгән тавышы ишетелә. Әни кеше телефон аша кызын тынычлыкта калдыруларын,...
    397
    0
    0
  • 14 октябрь 2015 - 10:44
    Бу атнаның икенче яртысына йолдызлар фаразы
    Кучкар Тормышыгызны үзгәртү турында уйларга вакыт җитте, ди йолдызлар. Шуңа да яшәү урынын алыштыру хакында хыяллана башларсыз шикелле. Өегездәге яки эшегездәге хәлләр үзгәрешләр өчен менә дигән сәбәпкә әйләнергә мөмкин. Үгезбозау Күңел тынычлыгына ирешергә теләсәгез, нәрсәгә дә булса омтылыгыз һәм кыю төстә алга карагыз. Тик моның өчен шактый зур тырышлык куярга...
    13
    0
    0
  • 14 октябрь 2015 - 05:36
    Өч балалы әниләр пенсиягә иртәрәк чыгачак
    Әгәр Дәүләт Думасы әлеге темага кагылышлы закон проектын хупласа, өч һәм аннан да күбрәк балалы әниләрнең 47 яшьтән үк лаеклы ялга китү ихтималы бар.
    1220
    0
    0
  • 14 октябрь 2015 - 05:32
    Ноябрьдә сабалыларны ике өстәмә ял көне көтә
    Чәршәмбе, 4 ноябрьдә без Халык бердәмлеге көнен бәйрәм итәчәкбез. Ә 6 ноябрьдә Татарстан Конституциясе көне уңаеннан ял итәчәкбез. 3 һәм 5 ноябрь бәйрәм алды көннәре булып санала һәм бу көнне эш көне бер сәгатькә кыскара. Әлмәт таңнары
    419
    0
    0
Реклама