Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Карабодайга бәя күтәрелү гадәте бар

Доллар белән бергә карабодайга да бәя күтәрелү гадәте бар. Үзебездә үс­терелгән бодайның килограммы өчен 85 сум түлә­гән чаклар да булды. Тү­рәләр, быел аңа кытлык булмас, бәя дә котырып үсмәс, диләр. РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы белдерүенчә, Рос­сиядә карабодай җитеш­терү 24 процентка артачак, ягъни 100 мең тоннадан 530 мең тоннага кадәр җитеш­тере­лә­чәк....

Доллар белән бергә карабодайга да бәя күтәрелү гадәте бар. Үзебездә үс­терелгән бодайның килограммы өчен 85 сум түлә­гән чаклар да булды. Тү­рәләр, быел аңа кытлык булмас, бәя дә котырып үсмәс, диләр.

rfhf


РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы белдерүенчә, Рос­сиядә карабодай җитеш­терү 24 процентка артачак, ягъни 100 мең тоннадан 530 мең тоннага кадәр җитеш­тере­лә­чәк. Шул ук вакытта экс­порт­ка китә торган карабодай саны кимегән. Рос­сиядә яшәү­челәр елына 480 мең тонна карабодай ашаса, димәк, ярма артып та калачак. Шуңа күрә аның бәясе артырга тиеш түгел. Моно­по­лиягә каршы федераль хез­мәт тә, хә­рәмләшү күзә­тел­сә, штраф салыначак, дип ки­сәт­те. Вазыйфаи затларга штраф күләме 50 мең сум булса, хуҗа­лык­ларга еллык керем­нең 15 про­центы белән тү­ләр­гә туры киләчәк. Инде алдан сөй­лә­шеп сату кебек кырын эшләр ачыклана икән, РФ Җинаять кодексы эшкә җигеләчәк.


Быел җитештерү дә арткач, чит илләр карабодайны азрак сатып ала башлагач, аны күпләп һәм арзанракка сатарга мәҗбүр булачаклар. Моны "Руспродсоюз" ассоциациясе җитәкчесе Дмитрий Востриков әйтә. "Узган елда карабодай дефициты уңышның аз булуы һәм экспортка аны күпләп сатуга бәйле булды. Кешеләр күп­ләп алып куярга тырышты, бу да үзенекен итте - ихтыяҗ булган товарга бәя кинәт кенә сикерде. Быел экспорт­ка киткән товарның кимүе Литва, Польша һәм Украи­наның Россиядә җитеште­рел­гән карабодайга карата кызыксынулары юкка чыгуына бәйле. Сәясәт үз эшен итә", - дип аңлата Востриков.


Росстат мәгълүмат­лары­на караганда, 2014 елның ок­тябреннән 2015 елның сен­тябренә кадәр карабо­дай­ның бер килограммы 35,5 сум­нан 69,08 сумга кадәр җиткән.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев