Саба таңнары

1 декабрь 2015 яңалыклары

  • 1 декабрь 2015 - 10:48
    Ноябрь аенда руль артында исерек хәлдә булган "автоледи"лар тоткарланды
    Ноябрьдә, бәйрәм көннәре күп булгангамы, спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә машина белән идарә итүчеләр күбәеп киткән. ЮХИДИнең район бүлекчәсе инспекторлары полиция хезмәткәрләре белән берлектә бу айда 10 исерек йөртүчене тоткарладылар. Әйтик, Икшермә авыл җирлеге биләмәсе территориясендә 4 ноябрьдә - А.га, 7сендә М.га беркетмә төзелде. Аларга 1,5 елга транспорт белән идарә итү...
    807
    0
    0
  • 1 декабрь 2015 - 10:07
    «Нинди Аллаһ Тәгалә, мин йортымны үз көчем белән төзеп чыктым»
    Юдинода яшәүче Рәхилә апа: «Күршебез агачтан зур йорт төзеп чыккан иде. Шулай итеп көннәрнең бер көнендә күршебез йортының тәрәзәләрен урнаштырганда, мин аңарга: «Карале, Аллаһ Тәгалә сиңа нинди матур йорт төзергә насыйп итте. Аңарга рәхмәтеңне әйтеп, шөкер ит», - дип әйткән идем. Ул, бу сүзләремне нигәдер авырлык белән кабул итеп: «Нинди...
    835
    0
    0
  • 1 декабрь 2015 - 07:17
    Ярсыган әти балалар күз каршында тренерны атып үтергән [видео +18]
    Саратовта өлкәнең каратэ буенча федерация рәисен үтергәннәр. Кичә кич күнегүләр вакытында спортзалга ярсыган ир-ат килеп керә, тренер Азамат Нормановны атып үтерә, тагын ике кешене яралый. Балаларга зыян килмәгән. Әлеге җинаятьне каратэ буенча элеккеге хөкемдар Рәсим Керимов кылуы билгеле.Берничә ел дәвамында ул Норманов белән бергә эшләгән. Аннары ике арада низаг килеп...
    827
    0
    0
  • 1 декабрь 2015 - 07:14
    Чәчләрегез агармасын һәм коелмасын өчен киңәшләр
    Чәчләрегез иртә агара башлаган икән, стресс һәм депрессияләрдән сакланырга тырышыгыз. Хәзерге заманда без, яшьләр, аеруча да яктылык тизлеге белән яшибез, һәрвакыт нәрсә өчен булса да көрәшәбез, кыскасы, кояш астында үзебезгә дигән урынны даулыйбыз. Мондый яшәү рәвеше алып барганда, организм бик тиз «туза», чигәләргә «бәс куна». Кайбер хирурглар, мисал өчен, бер...
    761
    0
    0
  • 1 декабрь 2015 - 06:46
    «Намаздан соң тәсбих тарту мәҗбүриме?»
    Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җавап бирә: - Баштарак фарыз һәм сөннәт гамәлләргә ачыклык кертик. Фарыз ул - Аллаhы Тәгалә тарафыннан боерылган гамәлләр. Аларны вакытың, теләгең бармы-юкмы, һичшиксез үтәргә тиешсең. Аны кылган кеше саваплы, кылмаган кеше гөнаhлы булыр. Ә сөннәт ул - үтәсәң - савап, үтәмәсәң, гөнаһ саналмый торган...
    824
    0
    0
  • 1 декабрь 2015 - 06:32
    Тәмәке төпчегеннән чыккан янгында 3 кеше янып үлгән
    Шуның буенча тикшерү эшләре бара. Зәй районында янгын куркынычсызлыгы хезмәте хәбәр итүенчә, үткән 23 - 30 ноябрьдә Зәйдә тыныч булмаган: янгын сүндерүчеләр 16 чакыру буенча урыннарга чыккан. 28 ноябрьдә 18 сәгатьтә янгын чыгу турында алынган хәбәр аеруча тетрәндергеч. Иске Тәкмәк авылында агач йортта чыккан янгын өч кешенең гомерен өзә. Ут...
    502
    0
    0
  • 1 декабрь 2015 - 06:05
    1 декабрь – СПИДка каршы халыкара көрәш көне
    Дөньяда әлеге чирне һәр 6 секундта бер кеше эләктерә. Татарстанда бүгенге көндә һәр 7 сәгатьтә бер кешедә бу авыру табыла.
    818
    0
    0
  • 1 декабрь 2015 - 05:59
    Татарстан Президенты Эльдар Рязановның хәләл җефетенә кайгы уртаклашуын белдерде
    Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия режиссеры Эльдар Рязановның хәләл җефете Эмма Абайдуллинага кайгы уртаклашу турындагы телеграмма юллады, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
    442
    0
    0
  • 1 декабрь 2015 - 05:55
    Кукмарада укучыларны бәрәңге чүпләткән мәктәп директорына җәза бирделәр
    Кукмара районында Ядегәр авылы урта мәктәбе директоры Илфат Әхмәдуллинны административ җаваплылыкка тартканнар. Ачыкланганча, ул сентябрь аенда мәктәп укучыларын "Восток" җәмгыяте басуына бәрәңге чүпләргә җибәргән. Укучылар 8:00-12:00 сәгатьләрдә басуда эшләгән. Ә ул көннәрдә укуларны иртәнге 7дән 8гә кадәр уздырганнар. Шунысы да әйтелә: балалар әти-әниләренең язмача рөхсәтеннән башка гына хезмәт куйган. Укучыларның...
    448
    0
    0
  • 1 декабрь 2015 - 05:15
    Ленар Яшен җитди юл һәлакәтенә юлыккан
    Яшь җырчы Ленар Яшен укудан өенә кайтып барганда җитди юл һәлакәтенә юлыккан. Шөкер, үзе исән-сау, берничә көн хастаханәдә дәваланганнан соң өенә кайткан. Әлеге күңелсез хәл турында Ленар әле дә дулкынланып сөйли. "Мин Балтачтан Арчага йөреп укыйм. Машинада өчәү идек, мин арткы утыргычка утырдым. Арчадан кузгалып ерак та китмәдек, кинәт руль...
    444
    0
    0
Реклама