Саба таңнары

«Намаздан соң тәсбих тарту мәҗбүриме?»

Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җавап бирә: - Баштарак фарыз һәм сөннәт гамәлләргә ачыклык кертик. Фарыз ул - Аллаhы Тәгалә тарафыннан боерылган гамәлләр. Аларны вакытың, теләгең бармы-юкмы, һичшиксез үтәргә тиешсең. Аны кылган кеше саваплы, кылмаган кеше гөнаhлы булыр. Ә сөннәт ул - үтәсәң - савап, үтәмәсәң, гөнаһ саналмый торган...

Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җавап бирә:

- Баштарак фарыз һәм сөннәт гамәлләргә ачыклык кертик. Фарыз ул - Аллаhы Тәгалә тарафыннан боерылган гамәлләр. Аларны вакытың, теләгең бармы-юкмы, һичшиксез үтәргә тиешсең. Аны кылган кеше саваплы, кылмаган кеше гөнаhлы булыр. Ә сөннәт ул - үтәсәң - савап, үтәмәсәң, гөнаһ саналмый торган гамәлләр. Дисбе тарту исә сөннәт санала. Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең һәр намазыннан соң тәсбих тартуын беләбез. Без дә аңардан үрнәк алыр­га тиешбез. Әгәр дә инде вакытың булмаса, каядыр соңга каласы булсаң, тәсбих тартмасаң да ярый, гөнаһлы булмыйбыз.

Шәһри Казан


 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: