Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ярсыган әти балалар күз каршында тренерны атып үтергән [видео +18]

Саратовта өлкәнең каратэ буенча федерация рәисен үтергәннәр. Кичә кич күнегүләр вакытында спортзалга ярсыган ир-ат килеп керә, тренер Азамат Нормановны атып үтерә, тагын ике кешене яралый. Балаларга зыян килмәгән. Әлеге җинаятьне каратэ буенча элеккеге хөкемдар Рәсим Керимов кылуы билгеле.Берничә ел дәвамында ул Норманов белән бергә эшләгән. Аннары ике арада низаг килеп...

Саратовта өлкәнең каратэ буенча федерация рәисен үтергәннәр. Кичә кич күнегүләр вакытында спортзалга ярсыган ир-ат килеп керә, тренер Азамат Нормановны атып үтерә, тагын ике кешене яралый. Балаларга зыян килмәгән.

Әлеге җинаятьне каратэ буенча элеккеге хөкемдар Рәсим Керимов кылуы билгеле.Берничә ел дәвамында ул Норманов белән бергә эшләгән. Аннары ике арада низаг килеп чыккач, Керимов секциядән китеп бара, ә кызы Вероника шөгыльләнүен дәвам итә.

Соңгы вакытларда кыз күнекмәләрдән җәрәхәтләр, тәнендә суелган урыннар белән кайта башлый. Билгеле инде, бу әтисенә ошамый. Кызының күз төбен күгәртеп кайтуы, аның тренерның сугуыннан соң чыгуы да ачыклангач, әти кешенең сабыр канатын тулысынча сына. Керимов пистолет ала һәм проблеманы "хәл итәргә" китә.

Тикшерү органы хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, тренер алган ярадан урында ук вафат булган. Ике ир-ат хастаханәгә озатылган. Атыш булган спортзалда 6 гилза табылган. Җинаять эше кузгатылган.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев