Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәмәке төпчегеннән чыккан янгында 3 кеше янып үлгән

Шуның буенча тикшерү эшләре бара. Зәй районында янгын куркынычсызлыгы хезмәте хәбәр итүенчә, үткән 23 - 30 ноябрьдә Зәйдә тыныч булмаган: янгын сүндерүчеләр 16 чакыру буенча урыннарга чыккан. 28 ноябрьдә 18 сәгатьтә янгын чыгу турында алынган хәбәр аеруча тетрәндергеч. Иске Тәкмәк авылында агач йортта чыккан янгын өч кешенең гомерен өзә. Ут...

Шуның буенча тикшерү эшләре бара.

Зәй районында янгын куркынычсызлыгы хезмәте хәбәр итүенчә, үткән 23 - 30 ноябрьдә Зәйдә тыныч булмаган: янгын сүндерүчеләр 16 чакыру буенча урыннарга чыккан.

28 ноябрьдә 18 сәгатьтә янгын чыгу турында алынган хәбәр аеруча тетрәндергеч. Иске Тәкмәк авылында агач йортта чыккан янгын өч кешенең гомерен өзә. Ут тәмәке төпчегеннән чыккан дип фаразлана, әлегә тикшерү эше бара. Янгын чыккан мәлдә йортта йоклап ятучыларның берсе өлкән кеше төтен исенә уянып, өйдән баланы алып чыгып өлгерә, ә калганнар уяна алмыйча янып үлә. Үлүчеләр 1981 елгы йорт хуҗасы, аның бергә яшәүче 1992 елгы хатыны һәм 1953 елгы күрше ир-ат. Ут эченнән алып чыгылган 4 яшьлек бала янып үлгән хатын-кызныкы була, дип белдерә "Зәй офыклары" басмасы.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев